Мәгариф
1 декабрь 2023, 13:09

Әй, язмыш, язмыш...

Бүген, 1 декабрь көнне, Чалкак авыл мәдәният йортында “Әй, язмыш, язмыш...” дип аталган хәтер кичәсе үтте. Ул шушы авылның күренекле шәхесе Альберт Нури улы Бәкиров истәлегенә арналган иде.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

 Альберт Нури улы  Чалкак мәктәбендә берничә дистә еллар укытучы булып эшләгән, район гәзитенең актив фотохәбәрчесе булган. Чалкак авылының мандолиначылар ансамбленең оештыручысы да ул. 
Чордашлары, классташлары, укучылары һәм балаларының чыгышлары бу гаҗәеп кешелекле, оста оештыручы шәхеснең образын тулысынча ачып бирде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас