

Проектның максаты – әлеге вакытта да һәм лаеклы ялда булган иҗат белән шөгыльләнгән укытучыларның, шулай ук каләм тибрәтүчеләрнең җәмгыятьтәге ролен күтәрү, башкорт әдәбиятында яңа исемнәр ачу, яшь буында әдәбиятка карата кызыксыну уяту һәм сөю тәрбияләү.
Кичәнең хөрмәтле кунаклары – “Йәшлек” гәзитенең мәдәният бүлеге хәбәрчесе Гөлнур Куатова, районыбызның танылган каләм осталары Мәсүфә Әюпова, Фәнзия Мәкъсүтова, Фатыйма Гыйльметдинова, Әнисә Нуриева, Наилә Дәүләтгәрәева, Фәнзәлия Бәдертдинова, Гөлфирә Мусина, Миләүшә Әхмәтҗанова һәм Рәзиф Зиятдинов булдылар.