Мәгариф
28 ноябрь 2023, 11:07

БурАвестник-2023

Бүген, 28 ноябрь көнне, Борай авылының беренче санлы мәктәбендә “БурАвестник” исемле яшьләр форумы үтте

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Форумда катнашучыларны мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсенең бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы Лилия Әгъзамова сәламләп, килгән кунаклар белән таныштырды. Чараның пленар өлешендә Борай районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин чыгыш ясады. Чарада “Росмолодежь. Грантлар” амбассадоры Карина Хәсәнова, җәмәгатьчелек белән элемтәләр менеджеры Әлфидә Дүсмәтова һәм  Борай районы “Беренчеләр хәрәкәте”  Бөтенрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлеге белгече Юлия Вәлинурова катнашты. 
Артабан өч белем арттыру мәйданчыклары эшен башлады: “Яшьләр өчен социаль проектлау нигезләре”, “Грантлар. Төшенчәләр һәм төрләр” һәм “Беренчеләрнең хәрәкәте.  Яшьләр өчен мөмкинлекләр” .

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас