

Даутлар авылында туып-үскән Зәлифә Фәйзелгаян кызы Муллакаева яшьли дөньяның бөтен авырлыгын үз иңендә тоеп үсә. Күп балалы гаиләдә үскәнгә бөтен эшкә, бигрәк тә хатын-кызлар затына хас эш рәтләренә өйрәнеп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Кәшкәләү авылының товарлыклы-сөтчелек фермасында савучы булып эшли. Сигез ел әлеге тармакта эшләгәч, 1990 елда аны мәктәп ашханәсенә пешекче итеп чакырып алалар һәм ул бу һөнәрендә бүгенге көндә дә эшли. Ул бит гади генә пешекче түгел, ә балалар өчен хәзерләүче пешекче. Мәктәп ашханәсендә эшләве җиңелдән түгел, әлбәттә. Чөнки бөтен ризык та төгәл менюга ярашлы әзерләнергә тиеш.
Зәлифә апа тормыш иптәше Газинур белән бик булдыклы бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Валерий Нефтекамада үзаллы тормыш белән яши. Ә кызлары Алсу әлегә аграр университет студенткасы.
– Эшемне бик яратам. Мин анда дөньямны онытам. Бер генә тапкыр да эшем бетмичә өйгә кайтып киткәнем булмады. Тагын шуны әйтәсем килә, пешекче булу өчен яхшы хәтерле булырга кирәк. Ул ашамлыкны әзерләү серләрен белергә һәм истә тотарга тиеш. Аш пешерүчедә ис тою һәм тәм сизү сыйфатлары аеруча көчле булырга тиеш, – ди оста.
Зәлифә апа гомер буена пешекче булып эшләгәч, бу өлкәнең нечкәлекләре белән якыннан таныш. Шуңа күрә ул газета укучыларыбыз белән дә үзенең берничә серләре белән уртаклаша: “Алай әллә нинди серләр юк, минем бар да гади. Камырны күпергәч бер тапкыр төшерергә кирәк, икенче кабат кабарганнан соң кулланырга ярый. Бәлешләрне ясагач та, кабартмыйча мичкә тыкмаска, чөнки ул катып китә, тиз кибә. Мин тавыкны да, казны да алдан, төнгә тозлап куям, тәмләткечләрне иртәгәсен, мичкә тыгар алдыннан гына сөртәм. Болай иткәндә күпкә тәмлерәк була”.