Мәгариф
15 ноябрь 2023, 09:20

Белем үрләренә сикәлтәле сукмаклар алып бара

“Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк булган укытучы гына балаларга төпле белем бирә ала дип уйлыйм. Мин физика белән математиканы бөек фәннәрнең берсе, дип саныйм. Бу фәннәр үзенең сенсациягә тиң булган ачышлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фәннәргә бәйле...”  Шушы сүзләр белән башлады сөйләшүебезне Ваныш урта мәктәбендә 33 елдан артык математика һәм физика фәнен укыткан Ленария Нурисламова.

Белем үрләренә сикәлтәле сукмаклар алып бараБелем үрләренә сикәлтәле сукмаклар алып бара
Белем үрләренә сикәлтәле сукмаклар алып бара

Таңатар авылында гади колхозчылар гаиләсендә җиде баланың алтынчысы булып дөньяга килә ул. Үсмер чагында җәйге каникулларда фермада сыер сава. Эшкә өйрәнеп үсә Ленария. Туган авылында урта мәктәп тәмамлап, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.
– Математика фәнен сайлавыма Мария Зыя кызы этәргеч бирде, – ди Ленария Авзал кызы, югары уку йортына керергә барган көннәрен искә алып. – Мин аның фәненә гашыйк идем, дәресләрне кызыклы итеп үткәрә иде. “Укыгыз, сез бүгеннән үзегезгә ипи эшлисез, бүгеннән үзегезгә киләчәккә юл төзисез, тырышып укыгыз”, – дия торган иде Мария апа. Мәктәпне тәмамлагач, миңа “документларыңны физика-математика факультетына тапшыр, син булдырасың” дип, шушы юлны күрсәтте.
Бөре педагогия институтын тәмамлап кайткан кыз Иске Бикмәт мәктәбенә эшкә юллама ала. Биредә үзенең гомерлек тиң ярын да таба кыз. Үзе кебек үк яшь мөгаллим, технология фәнен укытучы Флорид белән бик тиз дуслашып китәләр, тора-бара дуслыклары мәхәббәткә әверелеп, яшьләр гаилә коралар.
Ваныш авылына күченеп килүнең дә сәбәбе берничә. Апасы гаиләсе белән бу авылда яшиләр. “Бергә җиңелрәк булыр, әйдәгез безнең яңга”, – дип чакырганнар. Иң мөһиме, мәктәптә Нурисламовларның икесенә дә эш урыны булуы. Флорид Галиулла улы технология дәресләрен укыта, хәрби җитәкче вазыйфасын башкара, матур итеп рәсемнәр төшерә. Ленария Авзал кызы алгебра һәм геометрия фәннәреннән белем бирә. Укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары була.
Әгәр укучылар ярты гасыр узганнан соң да укытучыларын онытмыйлар икән, димәк, ул үз миссиясен намус белән үтәгән. Дәүләт мөгаллимнең хезмәтен лаеклы бәяли. “БРның мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе моңа дәлил. Ленария Авзал кызы өчен иң зур бүләк – элекке укучыларының игътибары. Алар белән шатланып очраша, рәхәтләнеп сөйләшә ул.
– Ленария апа бик яхшы укытучы, – дип сөйли аның турында элеккеге укучыларының берсе Гүзәл. – Ул безгә төпле белем бирде. Аңарда укыган күпләребез югары белем алдык.
Нурисламовлар 42 ел бер-гәләр. Өч бала тәрбияләп үс-терәләр. Кызганычка каршы, уллары авариядә һәлак була. Кызлары тормышта үз юлларын табып, гомер кичерәләр. Лилияләре Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бү-легендә хезмәт итә. Наиләләре Россреестрда эшләп, әлеге вакытта декрет ялында. Лаеклы ялга чыккач, Нурисламовлар оныкларын карарга ярдәм итәләр. Оныклары, ә алар алты, нәнәй белән картәтине сагынып, еш кына кунакка кайталар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас