Мәгариф
13 октябрь 2023, 06:50

“Минем Башкортстан”

Бүген, 13 октябрь көнне, Борайның 3нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында Республика көненә багышланган “Минем Башкортстан” дип аталган чара үтте.

Чара сабыйларда Башкорстаныбыз турында күбрәк мәгълүмат бирү, аңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Кичә барышында безнең республикабызда бик күп төрле милләт вәкилләре яшәве, аларның дус-тату булулары ассызыкланды. Чараның төп атрибутлары – Башкортстанның гимны, флагы һәм гербы булды. Милли киемнәр кигән балалар республикабыз турында җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр башкардылар. Концерт күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас