

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Бу язманың герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән укучылар рәхмәтен, ихтирамын казанган, олы йөрәкле укытучы – Флүрә Абрарова булыр.
Флүрә Әбделхай кызы Сәет-Көрҗә авылында дөньяга аваз сала. Сабыйлык, балалык чорын үтеп, мәктәптә белем алганнан соң, Флүрә, укытучы булу теләге белән, Уфа шәһәрендә пионервожатыйлар курсына укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, юнәлеш буенча аны Яңа Тазлар урта мәктәбенә җибәрәләр. Чишмә-Борай егете Гадәвигә кияүгә чыккач, аның авылына күченеп киләләр. Башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенлиләр Флүрәне. Читтән торып Бөре педагогия институтының филология факультетында укып, диплом ала.
Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы апаларын балалар да үз итә. Мәктәпләрдә укытучылар бик аз булган ул заманда география, тарих кебек фәннәрне дә яшь белгеч укыту балаларга бик тә ошый, әлбәттә. Балалар яшь укытучыга тартыла, дәрес темаларын яратып, игътибар белән тыңлый, тәҗрибәләр үткәрәләр, укучыларның фән белән кызыксынулары арта, нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Күп көч-энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен Флүрә Әбделхай кызы яратып башкара, көнне төнгә ялгап эшли, дәресенә әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Ул көне буе мәктәптә балаларга белем бирә, өендә гаиләсе, кырык эше кырыкка ярылып ятса да үз һөнәренә тугры булып кала. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог ул. Шуңа күрә дә коллективта да, укучылар арасында да хөрмәт казана.
Гаиләдә яхшы тормыш иптәше, яраткан әни, мәктәптә уңган хезмәткәр булу бик җиңел булмагандыр, әлбәттә, сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да җиренә җиткереп башкара, аның һөнәри тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә бара.
Гаиләсендә дә үрнәкле әни һәм яхшы тормыш иптәше була Флүрә ханым. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше – Гадәвие белән бергә ике малай, бер кыз үстерәләр. Балалары дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әти-әниләренә оныклар да бүләк иткәннәр инде, өч оныкчыгы да бар. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әни-әтинең роле бик зур.
Гадәви белән тормышка гына карашлары бер түгел, икесенең дә укытучы булуы зур роль уйный Абраровлар гаиләсендә. Көн дә бер сукмактан атлап, бер ишекне ачып кереп эшкә барулары ни тора?!
Бүгенге көннәрдә Флүрә Әбделхай кызы бәхетле язмышының уңышын җыя. Балалары, оныклары, хез-мәттәшләре, укучылары, авылдашлары барчасы-барчасы хөрмәт итә, зурлый аны. Тик зур хөрмәт аша килгән аңа бу бәхет.