

Тумышы белән Тәгъзимә Ансар кызы Мишкә районы Карач авылыннан. Күпбалалы гаиләдә үскән кызчык кечкенәдән үк җаваплылык, бер-береңә ярдәм итү, ихтирамлы һәм миһербанлы булуның иң асыл сыйфатлар булуын белеп үсә. Әти-әнисе озак еллар буе сатучы булып эшлиләр, өстәвенә сәнгать сөйгән пар була. Әтисе оста гармунчы булса, әнисе бик матур, моңлы итеп җырлый. Ә кызыкай шигырьләр ятларга ярата һәм үзе дә шигырьләр язарга сәләтле була. Бүгенге көндә дә әле матур-матур шигъри юллар язардай илһам килеп кенә тора Тәгъзимә апага. Шуңа күрә дә кызның балачак хыялы – артистлыкка укырга керергә була.
Укытучы һөнәрен сайлавына сыйныф җитәкчесенең роле зур була, дисәк, һич арттыру булмас. Чөнки тырыш, гел «бишле» билгеләренә генә укыган кызда укытучысы зур сәләт, укытучыга хас сыйфатлар күреп, укытучылык юлын сайларга өнди. Шулай итеп кыз үзенең тормышын балалар укыту белән бәйләргә ният итә.
Благовещенск педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 1981 елны аңа Борай районына юллама бирәләр. Һәм шул елның 1 сентябрендә Сәет-Көрҗә авылы мәктәбендә тәүге укучыларын көтеп ала ул. Барысы да бүгенгедәй хәтерендә: дулкынлануы, күңеленең әллә кайларга очарга әзер булып ашкынуы, беренче дәрес...
Тәгъзимә апаның хезмәт стажы 32 ел. Шушы укыткан еллар дәверендә күпме балага белем бирелгән, күпме дәресләр үтелгән. Аның һәр дәресе үзе бер мавыктыргыч дөнья. Ул һәр баланың тырышлыгын күрә белә, яратып кайгырта, балалар кебек ихлас күңелдән шатлана.
Аның беренче укучылары хәзер инде үзләре гаилә корып, балалар үстерә. Ул кайчандыр кулларыннан тотып язарга, бармак төртә-төртә укырга өйрәткән укучылар арасында бүген кемнәр генә юк... Төрле өлкәләрдә ил-көнгә кирәкле кешеләр булып яшәп яталар. Үзенең укучылары белән ихластан горурлана мөгаллимә. Әйткәндәй, беренче чыгарылыш укучылары арасыннан биш укучысы шулай ук укытучылык һөнәрен сайлаганнар.
Укытучы хезмәте иң кыен, тынгысыз хезмәтләрнең берсе. Ә башлангыч сыйныф укытучысының кеше тормышындагы ролен әйтеп бетерә торган түгел. Еллар үткәч тә, беренче укытучым, дип юкка гына яратып, якын итеп әйтмибез бит инде.
Тәгъзимә Ансар кызының эш нәтиҗәсе укучыларының район бәйгеләрендә, олимпиадаларында ирешкән уңышларында күренә. Үзе дә төрле конкурсларда катнаша, 1994нче елда ул «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
– Иң мөһиме – үз эшеңне яратып, теләп, аңа тугры булып, тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә, – ди Тәгъзимә апа.
Шулай ук укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калуын Тәгъзимә Вәлиева остазларының, хезмәт-тәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, проблемаларны чишүнең дөрес юлларын күрсәтүләрен атый.
Шулай да хезмәте җиңелләрдән булмаса да, бар нәрсәгә дә өлгергән ул. Мәктәптә генә түгел, амбарга ашлык тазартырга да, басуга ашлама сибәргәдә дә, йорт хуҗалыгында да эшләргә җитешкән. Шулай ук төрле-төрле түгәрәкләр дә алып барырга вакыт тапкан. Буш вакыты булса, бәйләм бәйләргә, гөлләр үстерергә, тәмле-тәмле ризыклар пешерергә ярата ул.
Гаиләсендә дә ныклы терәк ул. Тормыш йөген җигелеп тартудан бер дә тайчынмый. 1983 елны булачак тормыш иптәше Рәлиф белән танышып, бер-берсен ошатып, вәгъдәләр куешып, гаилә корып җибәрәләр. Тормыш иптәше белән алма кебек ике кыз үстергәннәр, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Өлкән кызлары Ләлә Уфада баш шәфкать туташы булып, кечеләре Юлия – әнисе эзләре буенча педагогия университетын тәмамлап, бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тәгъзимә белән Рәлиф Вәлиевлар бүгенге көндә ике оныкның яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе. Аларның гаиләләре матур, тормышлары түгәрәк. Бүгенге көндә хаклы ялдагы хөрмәтле укытучы балалар игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, яраткан оныкларын сөеп гомер итә.