Мәгариф
5 октябрь 2023, 05:40

Бала күңелендә өмет уятучы шәхес ул

Бу язмамның герое – тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхес Флүсә Зәки кызы Касыймова.

Бала күңелендә өмет уятучы  шәхес улБала күңелендә өмет уятучы  шәхес ул
Бала күңелендә өмет уятучы шәхес ул

Ул Яңа Тазлар авылы кызы. Туган авылында урта мәктәптә белем алганнан соң, Флүсә Благовещенск шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын туган авылындагы мәктәптә башлый. Аннары Бөредә педагогия институтын уңышлы тәмамлый. 1986 елда Тугай авылы егете Финан белән танышып, гаилә коралар. Бирегә килен булып төшкәч, мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы апаларын балалар да үз итә. Авыр да, күп түземлек таләп итүче һөнәрен Флүсә яратып башкара, дәресенә әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Яраткан һөнәрендә өч дистәдән артык гомере узганын сизми дә кала. Бүген дә ул сагынып исенә төшерә мәктәптә укыткан вакытларын.
Флүсә ханым эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәкле. Тормыш иптәше Финан белән тырышып дөнья көтәләр, ике балаларына гомер бүләк итәләр. Кызлары Ирина, уллары Фәнүр Уфада үзаллы тормыш корып яшиләр. Касыймовларның балалары икесе дә югары белемле, әти-әниләре кебек тырыш, уңганнар. Флүсә апа шулай ук бакчачы да. Аның бакчасында нинди генә нигъмәтләр юк та, нинди генә чәчәкләр юк. Быел исә кавын, карбыз, помидор, борыч бигрәк уңды, дип шатлана ул. Ә ишек алдындагы аллы-гөлле чәчәкләре – әйтерсең лә әкият иле. Андагы зәвык, хуш ис, матурлык күзнең явын алып тора. Касыймовлар моңарчы күпләп кәбестә үстерү белән дә дан тотканнар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас