

Миңа өч яшь, әти-әнием мине балалар бакчасына алып баралар. Колачларын җәеп, безне, әти-әни, нәнәй-картәтидән аерып алып килгән нәниләрне, беренче тәрбиячебез, остазыбыз Земфера апабыз каршы алды. Безне кайгыртып, елаган чагыбызда юатып, йокларга яткыргач әнидәй назлап башыбыздан сыйпаучы да, тәмләп ашатучы да, беренче шигырьләрне, җырларны, биюләрне өйрәтүче дә ул булды.
– Мин Мулла авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән курчаклар белән уйнарга, аларны үземчә тәрбияләргә, уйнатырга, ашатырга ярата идем. Әлеге хыялым мәктәпне тәмамлауга мине Уфа педагогия училищесына алып килде. Кулыма диплом алып, “Каенкай”да эшли башлаганнан бирле тәрбияче һөнәреннән аерылганым юк, моңа бер дә үкенмим. Хезмәт юлымны башлаган көн бүгенгедәй хәтердә: мине мөдир кечкенәләр төркеменә тәрбияче итеп билгеләде. Төркемгә керүгә, идәнгә тезелешеп утырып, уенчыклар белән мәш килүче берсеннән-берсе кечкенә малай-кызларны күреп берара сүзсез калдым. “Бигрәкләр дә бәбәй бит әле болар, ничекләр генә эшләрмен”, – дим эчемнән генә. Балаларның да мине беренче күрүләре бит: чит кеше булганлыктан, ятсынып киттеләр. Бөтен кыюлыгымны җыйдым да, эшкә керештем. Әлеге мизгелләр күңелемә гомерлеккә уелып калды. Хәзер инде ул балаларның ул-кызларын тәрбиялибез, – дип бераз яшьлек хатирәләрен искә төшереп алды Земфера ханым.
Земфера Зайруллина – үз эшенең остасы. Тәҗрибәле тәрбиячене балалар да ярата, әти-әниләр дә һәм хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Иң мөһиме, балаларның сәләтләрен ачуга, үстереүгә бар көчен сала ул. Тәрбиячеләр династиясен дәвам итеп, кызлары Лилия дә Нефтекама шәһәрендә педагогия көллиятендә тәрбиячегә укып йөри.
Әйтеп үтәргә кирәк, Земфера Хәмәтсафа кызы олы йөрәкле ана да. Аның уллары Артур белән Денис бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашалар. Шундый кыю егетләр үстергән ана ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.
Тәрбиячеләр көне уңаеннан безнең якын дустыбыз, сердәшчебез, тормышка беренче адымнарны ясарга өйрәтүче тәрбиячебез Земфера Хәмәтсафа кызына зур рәхмәтемне белдерәм.
Фото гаилә архивыннан.