Мәгариф
27 сентябрь 2023, 09:55

Сабыйларның күңел җылысын тоючы

Тәрбиячеләр – әниләре кочагыннан яңа гына аерылган сабыйларны күңел җылысы, игътибар, хәстәрлек, яхшыны яманнан аерырга, дөньяны танып белергә өйрәтүче изге күңелле, шәфкатьле кешеләр. Әгәр тәрбияче апалар шундый булмаса, әти-әниләр үз эшләрендә тыныч кына эшли алыр иде микән?

Сабыйларның күңел җылысын  тоючыСабыйларның күңел җылысын  тоючы
Сабыйларның күңел җылысын тоючы

– Балаларны яратучы, уртак тел таба, кызыксындырган сорауларына җавап бирүдән, алар белән эшләүдән ямь таба белүче кешеләр генә бу һөнәргә еллар дәвамында тугры каладыр, – ди “Кояшкай” балалар бакчасында эшләүче Лилия Зәйдуллина.
Лилия Габидҗан кызының шушы һөнәргә килүенә 25 ел вакыт үтеп киткән. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп торучы, көнне кызыклы итеп оештыручы тәрбияче апаларын балалар бик ярата, аның белән азга гына аерылышып торсалар да сагыналар.
Лилия ханым мәктәпкәчә әзерлек төркемендәге балаларга уку-язу нигезләрен үзләштерүгә бик күп көч куя, шуңа да бакча тәрбиясен алган укучыларның уңышлары зур. Хезмәт юлын укытучы булып башлап, аннан тәрбияче буларак белгеч тәүге тапкыр балалар бакчасына килүен бүгенгедәй хәтерли.
– Беренче көн эшкә килүем әле дә хәтердә. Яшь чагым булгангадыр инде, берара куркып та калдым кебек. Тик сабыйларның өмет белән янып торган күзләрен күрү курку хисен таратты һәм мин җиң сызганып эшкә керештем, – дип елмаеп искә ала ул елларны тәрбияче.
Ул көннәрдән бирле күпме сулар аккан. Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти-әни булганнар. Ә Лилия ханым әле дә үз эшенә тугры булып эшли.
– Ул һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык белгеч. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмибез. Үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә, – диләр тәрбияче турында коллегалары.
Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итәгатьле, ярдәмчел тәрбияче. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Лилия Габидҗан кызы спортка, дөрес яшәү рәвешенә дә бик җитди карый. Педагогның девизы да шундый һәм моның өчен ул белемен дә, көчен дә кызганмый, ял көннәре белән дә хисаплашмый. Районда үткәрелгән спорт ярышларында дә призлы урыннар яулый.
Лилия Зәйдуллина олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә. Халкыбызның онытылган гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезә ул балалар белән.
Гаиләсендә дә тормыш иптәше Радик белән матур итеп, гөрләтеп яшиләр. Уллары Руслан Уфада полиция хезмәткәре, ә кызлары Юлия аграр университетның II курс студенты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас