Мәгариф
27 сентябрь 2023, 10:56

Балалар мәхәббәте – иң зур бүләк

Сез фотода күргән нәниләр, тәрбиячеләр Кушманак балалар бакчасынан. Тәрбияче Айгөл Гатиятуллина биредә 24 ел эшли. Аның ярдәмчесе Гүзәлия Хаҗиеваның да хезмәт стажы зур: 28 ел, шуның ун елы – тәрбияче ярдәмчесе.

Балалар мәхәббәте – иң зур бүләкБалалар мәхәббәте – иң зур бүләк
Балалар мәхәббәте – иң зур бүләк

Биредәге балалар бакчасына тугыз бала йөри. Үз әниләре кебек күргән апаларына алар Айгөл апа, Гүзәлия апа дип кенә торалар.
Төрле яшьтәге балаларны бер коллективка җыю күп көч таләп итә. Өлкәнрәкләрне мәктәпкә әзерләргә, ә әти-әниләреннән кичә генә аерылып килгән нәниләрне үз итәргә кирәк. Иң кече нәнигә әле ике яшь тә биш ай гына бит.
“Тәрбияче булу – ул минем күптәнге хыялым һәм күңел таләбе. Миңа үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерүе дә кыен. Сабыйлар белән эшләү өчен иң беренче теләк булырга тиеш. Эш дәверендә алар синең “үз” балаларыңа әйләнә. Ничек яратмыйсың инде аларны?! Чын тәрбияче балалар дөньясы белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Алар үзләренә карата мөнәсәбәтне бик тиз сизеп ала. Шуңа күрә мин сабыйлар белән эшләгәндә үзара аңлау, ягымлылык, гаделлек, ярату, наз кебек сыйфатларга таянам. Балалар да миңа ышана, үзләренең серләре белән дә уртаклаша”, – ди Айгөл Фәйзелгаян кызы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас