

Ул чорда укытучылар авылдан-авылга йөреп эшли торган булалар. Рәгыйдә апаның да хезмәт юлы шул чорга туры килү сәбәпле, ул 1964 елда Яңа Тазлар урта мәктәбенә килеп төпләнә. Улы да шушы мәктәпне тәмамлый. Әниләре аларның олы таянычы да, киңәшчесе дә була.
Дамир сеңлесе Римма белән әтисез үсәләр. Шуңа күрә дә Дамир бәләкәйдән эшсөючән булып үсә. Өченче сыйныфта укыган вакытында ук колхоз басуларында утау, мәк җыю кебек эшләрдә катнаша. Бераз үсә төшкәч, беләкләре ныгыгач, төзелеш оешмасында көч сала. Яңа Тазлар урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый.
Авыл егете бәләкәйдән кино күрсәтүче, фотосурәтләр төшерүче булырга хыялланып үсә. Шуңа күрә балачак хыялын тормышка ашыру өчен ул Бәләбәй киномеханиклар әзерләү училищесына укырга керә. Биредә аны язмыш чир белән сынап караса да, Дамир укуын яхшы тәмамлый.
Кулына диплом алып кайткан егет хезмәт юлын кино күрсәтүче булып түгел, ә мәктәп китапханәчесе булып башлый. 1800 китабы булган китапханә фондын үз өстенә йөкләп ала ул. Мәктәп коридорының бер почмагында урнашкан китапханәне өр яңа китаплар белән тулыландыру, бүлмә булдыру да аның иңенә төшә. Тырыш, намус белән эшләгән китапханәче Башкортстанның Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Менә шулай җай гына, тормыш йөгенә җигелеп эшләп йөргән мәлдә, Дамир Ямаевның киномеханик икәнлеген күпләр исләренә төшереп, авылда кино куючы итеп тә эшкә тәгаенлиләр. Көндезен китап һәм балалар илендә, ә кичләрен авыл халкына кино күрсәтүдә эшли. Ике эшен дә яратып, җиренә җиткереп башкара. Борайга барып, нинди дә булса машина табып кино ленталарын үзе алып кайтып, илтеп бирә. Кино челтәре дә аның тырышлыгын, намуслы хезмәтен эзсез калдырмый – Мактау грамотасы белән бүләкли.
Сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек биргән Дамир Рәфкать улы шахмат һәм чаңгы спортларына да өстенлек бирә. Бу спорт төрләре буенча район күләмендә узган ярышларда катнашып, призлы урыннарга ия була. Өч дистә елга якын фотосурәт төшерергә өйрәтү түгәрәген дә алып бара әле. Дүрт дистәдән артык хезмәт юлында тотынмаган да, башкармаган да эш калмаган. Шулай булгач, ул гади китапханәче генә түгел.
Гаиләсендә балаларына зур терәк тә була ул. Ике кызы Альбина белән Оксананы зур тормыш юлына чыгарып, үз урыннарын табарга ярдәм итә ата кеше. Оксана, Борайда икенче гимназияне тәмамлагач, Стәрлетамакта биючегә укып кайта. Хезмәт юлын район мәдәният йортында башлап җибәрә. Яшьлек шаукымы белән биюче һөнәрен үзләштергән кыз, бу һөнәре белән генә чикләнми, янә югары уку йортына укырга кереп, укытучы дипломын кулына ала. Лангепаска китеп, балаларга урыс теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Һәрвакыт эзләнүдә, бер урында гына торуны күз алдына китерә алмаган кыз квалификациясен инглиз теленә үзгәртеп, Кытайга эшкә китә. Тик коронавирус чорында кире кайтырга мәҗбүр була. Бүгенге көндә Великие Луки шәһәрендә балаларга инглиз теле фәненең серләрен ача. Шул ук вакытта бию сәнгатенә булган ихласлыгын югалтмый. Төрле түгәрәкләргә йөри, концертларда чыгыш ясый.
Альбина да апасыннан калышмый. Үзе җырлый, үзе бии, татар концертларын, Сабантуйларын алып баручы да, тәрҗемәче һәм укытучы да ул. Бүгенге көндә Мәскәү янында инглиз теле укытучысы булып эшли. Югары уку йортында укыганда ук ул үзен җаваплы, таләпчән, оештыру сәләтенә ия булуын күрсәтә. Шунлыктан аны вузның профком рәисе итеп тәгаенлиләр. Бар якка да җитез кызга биредә укуы бик җиңел була. Биш ел студент еллары сизелми дә үтеп китә. Нефтеюганск шәһәрендә хезмәт юлы башланып китә аның. Аннары инде тормыш иптәше Альберт белән башкалага якынрак төпләнеп, гомер кичерәләр. Дамир абыйның тормыш юлы бик сикәлтәле булса да, кызларын кеше итим дип тырышып эшләве, балалары өчен янып-көюләре эзсез калмый. Алар икесе дә тормыш юлында ныклы басып торучы укытучылар. Һәм бүгенге көндә аның теләге тормышка аша. Ул балаларын зур горурлык белән сөйли, аларның шатлыкларына сөенә.