Мәгариф
1 сентябрь 2023, 10:05

Белем көне узды

Бүген, 1 сентябрь- Белем көне уңаеннан, зур тантана булды. Өченче санлы урта мәктәп укучылары да бу көнне күз явын алырлык гөлләмәләр тотып, белем учагына агылды.

Белем көне уздыБелем көне узды
Белем көне узды

Дулкынландыргыч чараны мәктәп директоры Ирина Камильянова ачып, агымдагы уку елына 66 бала беренче сыныйфка килүен әйтте, барлык укучыларны һәм укытучыларны, ата-аналарны бәйрәм уңаеннан котлады. Артабан район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев тәүге тапкыр мәктәпкә килүчеләрне тәбрикләде, районыбыз өчен кирәкле һөнәр ияләре булып үсүләрен теләде. Шулай ук мәктәп линейкасында БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов та катнашты. Биредә белем көне тантаналы шартларда узды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас