Мәгариф
1 сентябрь 2023, 09:53

Белем көне белән!

Бүген районыбызда гына түгел, илебезнең барлык мәктәпләре дә үз ишекләрен ачты. Быел Борай авылының беренче санлы мәктәбендә беренче сыйныфка 49 укучы керде.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Аларны һәм барлык укучыларны, укытучыларны котларга район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов, район прокуроры Раджив Гайсин, шушы мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операциядә һәлак булган яүгирләребезнең әти-әниләре, ветеран укытучылар, укучыларның әти-әниләре, туганнары килгән иде.

Бүген 1 сентябрь – Белем көне. Бу көн – тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар өчен дә, кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар, укытучылар, башка уку йортларында белем алучылар һәм инде әти-әниләр өчен зур бәйрәм. Котлыйбыз, дуслар! Хәерле сәгатьтә!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас