

Эшлекле сөйләшүдә муниципаль Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, Башкортстан Республикасы Конституция советы рәисе Хәйдәр Вәлиев, күрше муниципаль Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, белем бирү учреждениеләре директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Киңәшмәнең пленар өлешенә килгән кунаклар мәгариф учреждениеләре әзерләгән күргәзмә белән таныштылар.
Узган уку елына йомгак ясап, киләсесенә планнар билгеләнә торган бу чарада иң-иңнәрне бүләкләү, хөрмәтләүгә зур урын бирелде.