

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы.
Ләкин табигать күренешләреннән аермалы буларак, кеше узган гомеренә борылып карый, үткән тормышын барлый, эш-гамәлләрен бәяли, хаталарын төзәтә ала. Шунысы белән бәхетле ул. Шундый бәхетлеләрнең берсе турында сөйләргә телим язмамда. Героем – Әүдерәшбаш мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Дамира Хәмәтнур кызы Нуртдинова.
Тумышы белән Иске Тукран авылыннан ул. Башлангыч сыйныфтан соң апасы Әсмага ияреп, Иске Бикмәт мәктәбендә укуын дәвам итә. Районның иң көчлеләрдән саналган мәктәбендә иптәшләреннән калышмыйча уку кызга бер дә җиңел бирелми. Мәктәп даими хәрәкәттә була: бәйгеләр, төрле кичәләр, атналыклар, ярышлар, кунаклар, ачык чаралар. Чәчрәп торган актив кыз шулар уртасында кайный. Өйгә бары тик кунарга гына кайтыла. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм дигән сорауга җавап тиз табыла: бер икеләнүсез – укытучы, бары тик укытучы булырга.
Бөре педагогия институтын тәмамлап, Яңа Мостафа мәктәбенә эшкә юллана Дамира Хәмәтнур кызы. Шуннан соң ул 1964 елда Әүдерәшбаш мәктәбенә эшкә күчерелә. Биредә инде яшь белгеч укытучы Рәйсә Әфлятунова белән бергә җиң сызганып эшкә тотына.
– Мин эшкә килгәндә мәктәп бик иске иде. Рәйсә апа белән икәүләп болай булмый дип, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, алар ярдәме белән яңа мәктәп салдык. Төзелгән мәктәптә классларны комплектлап, икешәр сыйныф укыттык. Иң мөһиме – үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә, – ди Дамира апа бүген яшь чакларын искә төшереп.
Укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калуында Дамира Хәмәтнур кызы остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, проблемаларны чишүнең дөрес юлларын күрсәтүләрен атый. Үрнәк алырдай көчле һөнәрманнар белән эшләргә насыйп булуына ул бүген дә сөенеп туя алмый. Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Дамира апада боларның барысы да бар. Бүгенге көндә тугызынчы дистәне ваклаучы укытучы апа укучылары уңышларына сөенеп, алар белән аралашып яши.
Гаиләсендә дә ныклы хатын-кыз ул. Тормыш йөген җигелеп тартудан бер дә тайпылмый. Вакытында ишле мал-туар, кош-корт асрый. Әле инде бал кортлары асрап яшиләр. Шулай да хатын-кызга хас булган нәзәкатьлелекне, мөлаемлыкны, сабырлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат ул. Тормыш иптәше Фаил абый белән бер малай үстерәләр. Ике онык һәм өч оныкчалары куанычларына шатланып яшиләр.
“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберләре, кайвакыт, сихәтләнергә дә теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”, – дигән сүзләрне әйтергә ярата хаклы ялдагы педагог.
Олы яшьтә булуына карамастан, Дамира апа гәзит-журналлар укый, хәтта яратып языла торган басмалары да бар икән. Түрдә торган өстәл өстендә яткан өем-өем гәзитләр арасында “Алга” гәзитен күреп янә бер шатланып куйдым.
– Мин, кызым, гәзит укырга яратам, район гәзитенә гомер буена язылдым. Бу подписка чорында иң беренче “Алга”га язылдым. Укытучы буларак элек-электән күп укырга яраттым, – диде ул хушлашканда.