

– Мин – авыл кызы. Укытучы белән шәфкать туташы минем өчен кечкенәдән үк илаһи, изге зат кебек тоела иде. Беренче сыйныфка укырга кергәч, укытучымны йотлыгып тыңлавым, аның күп белүенә соклануым әле дә хәтеремдә. Мәктәптән өйгә кайткач та, курчакларымны тезеп куеп, аларга “дәрес бирүем”не, укытучы апамның һәр хәрәкәтен кабатлавымны искә алсам, ирексездән елмаеп куям. Билгеле, болар барысы да күңелемнән эзсез генә югалмаган. Урта белем турында таныклык алгач, бер дә икеләнмичә, Ижау удмурт дәүләт университетына юл тоттым. Укытучы булып мәктәп ишеген ачып кергән көнем һаман хәтердә. Күңелемнең аңлатып булмаслык сөенеч тә, шул ук вакытта курку да биләп алды. Бүгеннән мин укучы түгел, ә укытучы – калганнарны үземнең арттан ияртеп барырга тиешле кеше. Укытучыга һәр көн ничәмә пар күз текәлә, һәр сабый күңелендә очсыз-кырыйсыз уйлар бөтерелә. Ә мин аларның һәр соравына җавап таба алырмынмы? “Бала күңеле – ак кәгазь”, – диләр, мин кирәкле һәм дөрес сүзләрне генә язармынмы? Укучыларымны тирән белемле, тәрбияле, әхлаклы, тормышка әзер шәхесләр итеп әзерли алырмынмы? Күңелемдә балаларга карата рәхимсезлек юкмы? Гадел булырмынмы, укучыларның белемнәрен дөрес бәяләрменме дигән сорауларга уку дәверендә җавап эзләдем. Уку йортын тәмамлап, эшкә кайткан яшь укытучылардан күпкә бәхетлерәкмен дип саныйм үземне, чөнки мине туган мәкәтбемдә үземнең укытучыларым ачык йөз белән каршы алдылар. Дәрес вакытында югалып, каушап калмаска да, сыйныф белән идарә итәргә дә, үземнән бер башка югары егетләрне тыңлатырга да алардан өйрәндем мин. Остазларымның ярдәме белән мин укытучы булып киттем. Аларга рәхмәтем чиксез. Шундый мәртәбәле педагоглар белән бергә эшләү насыйп булуы белән горурланам, – ди Айгөл Шамил кызы.
Ижау шәһәрендә туып, аңа нибары алты ай гына чагында Яңа Тазлар авылына әти-әнисе белән күчеп кайткан кыз бүгенге көндә биредәге мәктәптә география фәнен укыта. Булачак ярын да ул чит яклардан эзләми. Терәлеп торган Иске Тазлар авылы егете Алмаз белән бәйли. Яшь гаилә матур итеп йорт салып, гөрләтеп яши. Гаилә башлыгы әнисенең фермер хуҗалыгында эшли. Уллары Айназ да әкренгә үсеп килә, тиздән ул мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Әлбәттә, хәзерге вакытта укытучы булып эшләү өчен бер урында таптанырга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылудан тора. Айгөл исә, яшь кенә булуына карамастан, бер урында гына тормый, яңа эзләнүләр, укучыларын төрле конкурсларда, фән олимпиадаларында катнаштыра.
– Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам.
Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?” дигән сорау килә. Табибәме? Каннан куркам. Сатучымы? Акча санаганда буталам. Бухгалтер, экономистлар да минем өчен түгел. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан үтәр идем, – ди яшь укытучы.