

Менә шуларның берсе – РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “РБның мәгариф отличнигы” дигән күкрәк билгесе алган хезмәт ветераны Рәзилә Фәйзелгаян кызы Хәмәтнурова.
«Рәссамнар кебек үк, тәрбияче булып туарга кирәк», – дип язган Макс Вебер. Бу хак сүзләр Рәзилә ханымга бик туры килә.
Яңа гына мәктәп тәмамлап, кулына аттестат алган кызыкайны Ает авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Яшь булса да, Рәзилә үзен “чын укытучы апа” итеп тоя. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Алты елдан соң, хезмәт юлын Сәет-Көрҗә, Таңатар мәктәпләрендә дәвам итә. Кушманак авылы егетенә тормышка чыккач, балалар бакчасында тәрбияче була. Ата-аналар белән уртак тел табып, 14 ел эшли ул шушы авылда. Соңрак Таңатарга күченеп килә.
– Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче көнне эшкә килеп керү белән балалар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа карап торалар. Шунда үз өстемдә нинди зур җаваплылык икәненә төшендем. Балаларның дөньяга карашы, акны – ак, караны кара дип тануы, тәрбия һәм белем нигезләрен бирү – минем бурыч. Р. Фәхретдиннең: “Балачакта җибәргән хатаны төзәтергә еллар да җитмәс”, – дигән сүзләре искә төште. Дөрес юнәлеш күрсәтә алырмынмы? Күзләренә карап, үземнең алар өчен ачылмаган галәм, барлык сорауларына җавап чыганагы, кызыксынучанлыкларын хуплаучы, яратучы икенче әниләре булуымны аңладым. Менә шул көннән алып 40 елга якын вакыт узып та киткән. Кайда гына, кем белән генә эшләсәң дә яныңда ышанычлы хезмәткәрләргә таянасың. Бердәм, тату, үзара килешеп эшләсәң генә һәр бер эшнең нәтиҗәсе, җимеше була, – дип искә ала эшләгән елларын Рәзилә апа.
Рәзилә апа Хәмәтнурова үзенә барлык уңай сыйфатларны туплаган. Ул шушы катлаулы чорда да шәхси мәшәкатьләрен читкә куеп, башкалар өчен яши. Рәзилә апа берничә тапкыр авыл советы депутаты итеп сайлана, урындагы хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасын да алып бара, “Бердәм Русия” сәяси партиясе әгъзасы да, авыл тормышында актив катнашучы да, чараларны алып баручы да, матур итеп җырлаучы да, оста итеп шигырь сөйләүче дә ул. Спортны да чит итми Рәзилә апа. Бассейнда йөзәргә ярата, скандинавия таягы да тик тормый. Үзенең күңеленә ятышлы хоббие да бар: күптән түгел генә туризм белән мавыгып китә, санаторийлардан тыш, Сочи, Анапа шәһәрләрендә, Төркиядә ял итеп кайта.
– Безнең Рәзилә Фәйзелгаян кызы эшли алмаган, башкарып чыгалмаган бернәрсә дә юктыр ул. Балалары өчен үрнәкле әни, оныгына яхшы дәү әни, күршеләр өчен ныклы таяныч булуыннан тыш, ул авыл советы авыл биләмәсе тормышында да актив катнашучыларның берсе. Хатын-кызлар советы рәисе буларак ул биләмәдәге гүзәл затларның беренче киңәшчесе, таянычы да. Нинди генә ярдәм яки сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул җавабын, чишелешен таба, – ди аның турында авыл биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллина.
Рәзилә апа Хәмәтнурова гаиләсендә үрнәкле ана. Ике улы да югары белемле, әниләренә гел ярдәмдәләр.
Хезмәт юлын унҗиде яшендә башлап, күпме сулар аккан, кышлар, язлар, җәйләр, көзләр үткән... Артка әйләнеп карасаң, сагынып та, сагышланып та, хозурланып та, горурланып та үткән гомер юллары...