Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 Май 2023, 15:33

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген, 22 май көнне, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге тавыш үзәкләргә үтеп, күңелләрне айкады. Әле кайчан гына мәктәп бу балаларны беренче сыйныфка кабул итеп алган иде, инде менә зур тормыш юлына озатыр вакыт җитте.

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Быел районда унберенче сыйныфны – 96, тугызынчы сыйныфны 205 бала тәмамлый. Сөенечле дә, шул ук вакытта сагышлы да мизгелләр. 11 ел буе бергә укыган сыйныфташлардан, белем биргән, икенче әти-әниләргә әйләнгән укытучылардан аерылу, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Тормыш дигән зур дәрьяда үз урыныңны табып, хезмәт итү һәркемнән зур көч һәм сабырлык сорый. Уку дәверендә алган белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев килгән Кәшкәләү авылы мәктәбен тәмамлаучы  ике укучыны котларга барды. 

- Кадерле балалар, укытучылар, ветераннар! Бүген бик дулкынландыргыч мизгелләр. Кызу темплар белән барган заманда балаларның укуны тәмамлауларын сизми дә калабыз. Беренче сыйныф укучылары олы апа-абыйларына карап сокланып торса, ветераннар "их, бер яшьлеккә кайтып килергә иде", – диләрдер. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары башында имтиханнарны уңышлы тапшырып, төрле уку йортларына керергә иде дигән уйлардыр. Болар барысы да табигый. Балалар, бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, тормышта үз юлыгызны табарсыз дип ышанам, - диде Рушан Кадим улы. Аның бу теләкләре районыбызның һәр чыгарылыш укучысы өчен яңгырый.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: