Мәгариф
15 март 2023, 05:35

“Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим”

Газетабыз битләрендә без педагоглар хакында еш язабыз, һәм бу гаҗәп тә түгел: укытучы – мәңгелек һөнәр, ә аның вәкилләре – җәмгыять һәм үсеп килүче кеше арасындагы арадашчылар.

“Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим”“Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим”
“Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим”

Узган ел “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” район конкурсында булып, конкурсантлар белән якыннан танышып кайткан идем. Шулар арсында Таңатар мәктәбе укытучысы Альмира Мөнирова да бар иде. Беренче очрашуда ук аның ялкынлы карашы, хис-кичерешләре, иҗат итү теләге күңелемә тирәнтен уелып калган иде.
– Мин Яңавыл районының гүзәл табигатьле Кисәк-Каен авылында туып-үстем. Минем бөтен гомерем өй, әни, туганнар, дуслар, авылдашларым турындагы хатирәләр белән тулыланган. Урта белем учагын мин тик “5”ле билгеләренә тәмамлаганнан соң ук мине туган мәктәбемә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә чакырганнар иде. Кулымда диплом булсын өчен Нефтекама педагогия колледжына укырга юлландым. Биредә дә яхшы билгеләренә генә укып, диплом алдым. 2012 елда Таңатар мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак хезмәт юлымны башладым. Шул ук вакытта БДУга укырга кердем. 2018 елда югары белемле укытучы булдым. Күрәсең, гомерем буе мәктәптә булып чыгам инде, – ди Альмира Халәс кызы.
Альмира Халәс кызы таләпчән, ләкин гадел укытучы, ул балаларга үзләрен табар өчен төрле яклап ярдәм итәргә тырыша.
– Мин үземнең укучыларымны яратам, аларның фикеренә колак салам, дус булырга тырышам. Һәр укытучының үз алымы бар, андый алым минем дә бар: укучы иң беренче урында булырга тиеш, – дип сөйли укытучы.
Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың дигән сорауга Альмира елмаеп кына:
– Мин бөтен уку йортында да гел “5” ле билгесенә генә өлгәштем. Белемгә, балаларны белемле итәргә омтылып үстем. Үз эшемне яратам, балаларны яратам, укытучы булуым белән горурланам, – дип җавап бирде.
Укытучы һөнәрен ул иң катлаулыларның берсе дип саный: һәр укытучыга да укучыны төрле яктан аңлау, тыңлый һәм ишетә белү, психолог, остаз булу, үрнәкне сүз белән генә түгел, ә эш-гамәлләрең белән күрсәтү сәләте бирелмәгән.
Альмира Мөнирова – тәҗрибәле укытучы, үз эшенә бирелгән педагог дип ышанып әйтергә була. Эзләнү һәм иҗадилык, осталык, таләпчәнлек аңа балалар белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Альмира Халәс кызы үз укучыларын, аларның сәләтләрен яхшы белеп, һәр балага якын килү юлларын таба, укытуда материал бирүнең төрле алымнарын куллана, бу укучыларның позитив эшчәнлеген активлаштыра, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Профессиональлек, аралашудагы гадилек, ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек кебек үзенчәлекле сыйфатларга ия булган Альмира гаиләсендә дә уңган, булдыклы хуҗабикә. Түгәрәк авылы егете Азат белән матур итеп дөнья көтәләр. Ике кызлары – күз нурларын тәрбиялиләр. Икесе дә уңган Мөнировларның йорт-тирәсендә дә һәрвакыт тәртип, ихаталары иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәк эчендә утыра. Кызлары, бик кечкенә булсалар да, әти-әниләре сыман уңган, кешелекле булып үсәләр. Мөнировлар гаиләсендә дөрес тәрбия алып барыла. Олыны – олы, кечене кече итәләр. Авылның җәмәгать эшләренең эчендә йөзәләр, нинди генә йомыш төшепме яки киңәшме, ярдәмме сорап мөрәҗәгать итсә дә авылдашлары, Мөнировлар һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр.
Альмира Мөнированың бүгенге көндә дистә елдан артык педагогик стажы бар. Шуңа күрә аның портфолиосы да бихисап төрле дәрәҗәле Мактау грамоталары белән тулы. Сүземне тәмамлап, Альмира турында ул үзенә карата таләпчән кеше дип әйтәсем килә. Нәкъ тә менә аның кебекләр хакында “йөрәген балаларга бирә” дип әйтәләр дә инде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас