

Ул федераль дәүләт белем бирү стандартлары контекстында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше буенча белем бирү эшчәнлегендә традицион һәм инновацион технологияләрне куллану темасына багышланган иде. Биредә район мәгариф бүлеге җитәкче-белгечләре, бакча хезмәткәрләре катнашты. Өлкән тәрбияче Алсу Галиәхмәтова семинарны ачып, программасы белән таныштырып узды. Аннары инде тәрбияче Ләйлә Шакированың “Эш тәҗрибәсеннән күчмә уеннарда балалар сүзлеген активлаштыру” темасы белән чыгышы һәм бакчаның педагог-психологы Гүзәл Гайниеваның слайдлар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен үстерүдә мастер-класс күрсәтүе башка тәрбиячеләргә балалар белән эш иткәндә төрле алымнар, ысуллар һәм уеннар ярдәмендә дәрес үткәреп булуын ачыклады. Өлкән төркем тәрбиячесе Миләүшә Галиева балалар белән апельсинның ничек үсүен, нинди файдасы барлыгын ачыклау өчен оештырылган сәяхәт аеруча мавыктыргыч булды. Биредәге сәяхәт иленнән балалар бик күп мәгълүмат туплады. Зәвык белән бизәлгән музыка залында чарада катнашучыларны “Буратино” әкиятенең персонажлары каршы алуы бәйрәмгә ямь өстәде. Берсеннән-берсе матур, чагу костюм кигән балаларның чатнатып чыгыш ясаулары, бирегә килгән кунакларны таң калдырды. Тәҗрибә уртаклашу, теманы уртага салып сөйләшү максатыннан оештырылган чара файдалы узды.