Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар , 15:44

Камилага – «бишле»!

Чалкак урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Камила Габитова укуда алдынгы. Ул мәктәпне булачак олы тормышның нигезе дип саный. “Уку отличнигы, активист, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кызыкай", – дип характерлый кызны укытучылары.

Камилага – «бишле»!
Камилага – «бишле»!


Югары уку сәләтенә, югары дәрәҗәдәге танып белү активлыгына ия. Уку эшчәнлегенә намус, инициатива белән карый. Аның киң карашы, уйлау логикасы күпләрне шаккатыра.
Балачактан ук рәсем төшерү белән мавыга Камила. Фотога төшерергә дә ярата. Яңа хоббие – бисер белән үрү.
Камила сыйныфташлары белән дә дус, тату. Камила – класс старостасы да, бу бик зур җаваплылык таләп итә.
Рус теле – кызның яраткан дәресе. Алгебра, биология кебек фәннәр дә кызыксындыра кызыкайны. Ләкин ул уку программасы буенча бирелгән белем белән генә чикләнми. Камила интеллектуаль конкурсларда, олимпиадаларында, төрле проектларда актив катнаша. Призлы урыннар алып тора, күпсанлы дипломнары, грамоталары, мактау кәгазьләре бар.
Киләчәктә фармацевт булырга тели Камила. Бу бик мөһим һәм җитди адым.
Камилага укуында, киләчәк һөнәр сайлауда уңышлар телибе

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас в