Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар , 14:55

Беребез өчен беребез кирәк

Бар бит шундый гаиләләр: аларга сокланмый карау мөмкин түгел, бер-берсенә булган сөю-ихтирамнары карашларыннан бөркелә, дөньялары бәхет-сәгадәткә күмелгән!

Беребез өчен беребез кирәк
Беребез өчен беребез кирәк

 Чалкак авылында яшәүче Индира һәм Ришат Нигъмәтҗановларның гаиләсе күпләргә үрнәк: икесе дә җаваплы вазыйфаларда хезмәт салучы бу парга эш урыннарында да, шәхси тормышларында да сүз тидерерлек түгел. Кояш астында үз урыннарын табып, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерим дип яши алар.
Индира да, Ришат та шундый фикердә: “Кош оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый” дигән мәкаль бик хак.
– Әти-әниләребез безне кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп, олыны олы, кечене кече итә белергә өйрәтеп үстерде, – ди Индира Ринат кызы. – Бу дөньяда бернәрсә дә һавадан төшми, барысына да максатчанлык, эшсөярлек белән генә ирешергә мөмкин икәнлеген аңлап үскән балалар тормышта югалып калмый.
Индира Ринат кызы тумышы белән Чалкак авылы кызы. Укытучы һәм шәфкать туташы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе эзеннән укытучы булу нияте белән Бөре педагогия институтына биология факультетына укырга керә. Тәмамлап, һөнәр алып чыккач, туган авылы мәктәбенә укытырга кайта. Биология, география укытучысы булып эшли. Шулай ук мәктәп директоры вазыйфасын башкара.
Ришат Рәфил улы да Чалкак авылы егете. Ул да туган авылы урта мәктәбен тәмамлагач, Бөре педагогия институтының физкультура факультетында белем ала. Студент чагында ук бар җәмгыять эшләрендә катнаша. Ә диплом алгач, туган авылына кайтып, мәктәпкә эшкә урнаша. Тырыш, сәләтле яшь егетне тиз сизәләр, аны авыл биләмәсе җитәкчесе итеп сайлап куялар. Биредә ул җиде ел эшли инде. Тик яраткан эшен – укытуны ташламый ул. Җәмгыять эшләре белән беррәттән физкультура дәресләрен дә алып барырга җитешә.
Бер сыйныфта укыган ике яшь йөрәк мәктәптә үк очраша башлыйлар. Көчле мәхәббәт ике гашыйкны бер институтта укыганда берләштерә. Индира һәм Ришат Нигъмәтҗановлар өч малайга, бер кызга гомер бүләк иткәннәр. Өлкән уллары Илнар А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының икенче курсы студенты. Ул очкычлар двигателе инженеры булачак. Рәзилгә – 15 яшь, ул Чалкак мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укый. Кызлары Әминә белән төпчекләре Рамазан балалар бакчасына йөриләр.
– Балалар кече яшьтән үзаллылыкка өйрәнеп үсәләр, – ди әниләре. – Без гел эштә булгач, өйдәге күп мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар: савыт-саба юа да, ашарга пешерә дә беләләр. Шәхси йортта яшәгәч, бакчабызда барлык төр җиләк-җимешне, яшелчәне үстерәбез, әлбәттә, балалар бик нык ярдәмләшә. Ә әти-әни кеше өчен иң зур сөенеч нәрсә? Әлбәттә, балаларының уңышы, яхшы кеше булып үсүе. Аллаһка шөкер, балаларыбыз өметләребезне аклый. Илнарыбыз бик яхшы укый. Рәзил дә тик бишле билгеләренә генә өлгәшә, район күләмендә ел саен күп фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларда беренче урын яулый. Әминә бик кызыксынучан кызыкай, тырышлык белән рәсем төшерү, үз куллары белән табигый материаллардан төрле сувенирлар эшләү белән мавыга. Нәни Рамазанга әле бер генә яшь, ул да бик кызыксынучан малай булып үсә. Тормышыбызның төп мәгънәсе – йөрәк җимешләребез – балаларыбыз инде безнең!
Нигъмәтҗановлар бик тату һәм спорт белән дус гаилә. Кичләрен алар бергәләшеп велосипедта йөри, кышын чаңгыга баса. Волейбол уйнарга да бик җитезләр. Отпуск вакытларында исә республикабызның гүзәл тарафларына сәяхәт итәргә яраталар.
Гомер бер генә бирелә. Аның бормалы, кайчак бик сикәлтәле юлларын матур итеп үтү өчен рух ныклыгы һәм, әлбәттә, сине ярты сүздән аңлап торучы ярың булу кирәк. Нигъмәтҗәновларның гаилә бәхетенең сере шундадыр, бәлки. Алар яшьлек таңында бер-берсен очраткан һәм бүген дә сөю ялкынын төрле җил-давыллардан саклап яши.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас в