Мәгариф
28 декабрь 2022, 06:45

Хуш киләсең, Яңа ел

Районыбызның барлык балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәме рухы хакимлек итә.“Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Яңа ел тамашасы узды. Зал түрендә балкыган бизәлгән яшел чыршы янында тылсымлы Яңа ел маҗарасы башланды. Балалар зәвыклы маскарад киемнәрендә чыршы турында җыр башкардылар.

Хуш киләсең, Яңа елХуш киләсең, Яңа ел
Хуш киләсең, Яңа ел

Алып баручы тәрбияче Лилия Мәхмүтова сәхнә түренә әкият геройлары чыгуын хәбәр итүгә, залда тынлык урнашты. “Буратино” әкиятендәге хәйләкәр төлке Алиса, песи Базилио персонажлары һәм убырлы булып киенгән тәрбиячеләр чыгышын кызлар һәм малайлар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Аларның Кыш бабай һәм Кар кызына корылган сихерле тозаклары тиз чишелде. Яңа ел бәйрәмен көткән балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы, мең төрле каршылыклар үтеп, вакытында килеп җиттеләр. Кызлар һәм малайлар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Тамаша матур күмәк җыр көенә заманча бию белән тәмамланды, һәр балага Яңа ел бүләге өләшенде. Бәйрәм чарасы ата-аналар күңеленә үтеп керерлек матур һәм күңелле үтте. Балаларның чагу чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Шундый эчтәлекле бәйрәм чарасы оештырган тәрбиячеләр Лилия Мәхмүтова, Диләрә Сәетова һәм Татьяна Билаловаларга зур рәхмәтлебез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас