Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2022, 09:45

Балаларның беренче дусты

Тәрбияче ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче Яңа Бикмәт авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гүзәл Заһит кызы Гобәйдуллина турында әлеге язмабыз.

Балаларның беренче дусты
Балаларның беренче дусты

Тормышның сикәлтәле юллары адәм баласын төрле бормалы юллардан алып бара, төрле сынаулар алдында баш идерә. Гүзәл Заһит кызы да бик авыр тормыш юлы узган. Бары тик җиде генә яшендә язмыш аны ата назыннан мәхрүм итә, унике яше тулганда әнисе авыр чирләп, түшәккә егыла. 13 ел урын-җирдә ятуына карамастан, яшәү дәртен сүндермичә, биш баласына дөрес тәрбия бирә, хезмәткә сөю, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга, саф күңелле, ярдәмчел, илгә файдалы шәхесләр итеп тәрбияләүгә көч сала әнисе.
Төпчек Гүзәл туган авылы Яңа Бикмәттән аерылмый. Шушы авыл егете белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә учагы кабызалар. Ике уллары Роберт һәм Артурга гомер бирәләр. Алар үсеп, аякка басканда гына Гүзәл ханыма тормышның ачы чыбыркысы тагын сынау бирә. Тормыш иптәше, якын кешесе, тормыш терәге кинәт кенә бакыйлыкка күчә. Авыр сынаулардан аны якыннары, ышанычлы дуслары, яраткан эше коткара.
– Сабый бала бакчага беренче килгән көненнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче аны яратып йөрсен өчен тәрбияче генә түгел, мөдирдән алып, кухня хезмәткәренә кадәр бөтен көчен куя. Безнең бакча мөдире Юлия Садикова, чисталык, пөхтәлек булдыручы кече тәрбиячебез Айгөл Ямурова, тәмле ризыклар пешереп, һәрчак ягымлы йөзле пешекчебез Гөлшат Гариповалар белән бердәм булып эшләвебез миңа олы таяныч. Һәркөн иртән балаларны бакчада матур музыка каршы ала һәм үзенең сихри дөньясына алып кереп китә. Балаларны кабул итеп алганнан тәрбиячеләрнең һәм башка хезмәткәрләрнең бетмәс-төкәнмәс эшләре башлана. Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь. Аңа көн саен һөнәри яктан камилләшергә, мең сорау яудыручы балалар белән сабыр, ягымлы булырга, шул ук вакытта аларга белем, дөрес тәрбия дә бирергә кирәк. Тәрбияче еш кына балалар белән төрле тәҗрибәләр уздыра. Гадәти кебек тоелган күренешләрне дә сабыйларга кызыклы итеп аңлата белә. Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый. Иң мөһиме – сайлаган юлым дөрес. Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда! Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыктыра иде мине. Тәрбияче булгач, минем хәзер һәр баланың язмышына катнашым бар. Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма бу һөнәрне сайлап алмыйлар, ул үзе сине сайлый. Монда очраклы кешеләр булмый, андыйлар безнең халәттә яши алмыйлар. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый миңа. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам. Иртә саен, эшкә килгәч, аларның күзләрен күрәм: кайберләрендә - сагаю, икенчеләрендә - кызыксыну, өченчеләрендә - өмет. Шулкадәр төрле-төрле ул балалар. Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Аларны ничек бар, шул килеш яратырга кирәклегенә иманым камил. Без аларны үз кадерен белергә, үзе һәм кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтергә, мактарга, бүләкләргә, хупларга, алар тирәсендә уңай атмосфера тудырырга тиеш, – ди тәрбиячесе Гүзәл Гобәйдуллина.
Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә әти-әни белән бердәм булып төрле конкурсларда катнаша. Балалар бакчасында башкорт телен җирле үзенчәлек диалектында өйрәтү максатында белемнәрен камилләштереп “Остаз” проекты кысаларында инновацион технологияләрне балалар бакчасында куллану дигән проект эшләп, район күләмендә Дипломга ия булганнар. Яңа эзләнүләр, заман белән бергә атлаган тәрбияче Гүзәл Гобәйдуллина үз эшенең остасы дисәк һич ялгышу булмас.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: