Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2022, 16:12

Уңайлы ял итү зонасы

Беренче сентябрь яңа уку елы башы гына түгел, яңа проектларның гамәлгә ашырылу вакыты да.Борай авылының 3нче мәктәбендә бүген уңайлы ял итү зонасы ачылды.Проект белән Данияр Дияров һәм 9"А" сыйныфы җитәкчелек итте. Әлбәттә, кураторлар ярдәме белән. Афарин, егетләр һәм кызлар!

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

1 сентябрьдә Борай авылының 3нче мәктәбендә яңартылган ял итү зонасы ачылды.

Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 500 мең сум акча бүленгән. Бу залны җиһазландыру өчен кирәкле җиһазлар һәм комплектлау җайланмалары сатып алырга мөмкинлек биргән. Ял зонасында балалар тәнәфесләрен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрсен өчен бөтен нәрсә эшләнгән. Биредә төрлесеннән өстәл уеннары (аэрохоккей, өстәл футболы, шахмат һ.б.) булдырылган. Йомшак диваннары гына ни тора!

Беренче уку көнендә 9 сыйныф укучылары биредә фәнни шоу-уен үткәрделәр. Анда балалар физика һәм химиягә уен формасында "кагыла" алдылар. Балалар һаваны сыеклыкка әйләндерделәр һәм әйберләрне очарга мәҗбүр иттеләр.

Бу проектның максаты - балаларның уку-укыту эшчәнлегенә ярдәм итү һәм талантларны үстерү өчен мәктәп базасында ял итү, аралашу өчен урын булдыру.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге мәктәпләр инициативасын бюджетлаштыру практикасын тормышка ашыра. Укучылар инициативаларына нигезләнгән практикалар БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча тормышка ашырыла.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә инициативалы бюджетлаштыру проектларын гамәлгә ашыру советы утырышында дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-тикшеренү үзәге эшчәнлеге программасы кысаларында тормышка ашырыла торган проектларны конкурс нигезендә сайлап алуга йомгак ясалды. 2022 елда мәктәп инициативаларының 60 проекты һәм университет алдынгыларын булдыру буенча 5 проект хупланды"» - дип сөйләде БР Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыханов.

Республикада укучыларыбызның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүче шундый конкурслар үткәрелү бик куанычлы.

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: