Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2022, 15:10

Белем көне хәтердә мәңге уелып калырлык булды

Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ваныш авылы егете Айнур Латыпов хөрмәтенә туган мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Шундый мөһим вакыйга Белем көне уңаеннан  узды.  

Кызганычка, Айнурның тормышы бик иртә өзелә. Ул РФ Президенты

Владимир Владимирович Путин Указы белән Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Дәүләт бүләге – “Батырлык ордены” белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Ул сыйныф һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, спорт белән шөгыльләнә, чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетика буенча күп тапкырлар район чемпионы була. Ярдәмчел һәм игелекле яшь кеше 2020 елда Агыйдел шәһәрендә Уфа ягулык-энергетика колледжы филиалын тәмамлап, автомеханик һөнәрен ала. Аннары хәрби хезмәтен тәмамлап, 2021 елның февраленнән контракт буенча хезмәт иткән. Тик бу юлы ул туган ягына үз аягында әйләнеп кайта алмаган. Мәктәп директоры Илнур Сафин да укучысы турында аның уңай сыйфатларын, яхшы хәтирәләр белән генә исенә алып сөйләде.Мемориаль тактаны тантаналы ачу өчен Айнур Латыповның әти-әниләре, аның туганнары һәм якыннары чакырылган иде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев та Айнурның ата-анасына улларына шундый герой булырлык тәрбия бирүләренә рәхмәтен әйтте. Алар адресына тантана дәвамында бары тик иң изге һәм ихлас сүзләр генә яңгырады. Чыгышлардан соң катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар  чәчәкләр салды. Артабан чараның икенче өлеше Белем көне линейкасы белән дәвам итте. Анда да укучыларны яңа уку елы белән котлау белән беррәттән, шушы мәктәптә укып чыгып киткән Марат Нуртдинов һәм Айнур Латыповлар кебек батыр яугирләрне бик еш телгә алдылар. Укучыларга да алар сыман батыр булуларын теләделәр. Туган ил өчен бердәм булырга чакырдылар.  Биредәге белем учагында барлыгы 64 бала яңа уку елына аяк басты. Шуларның дүртесе беренче сыйныфка килделәр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: