Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 август 2022, 14:25

Ә сез мәктәпкә әзерме?

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Берәүләр 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп алса, икенчеләр җәйге ялларның тиз үтеп китүенә уфтана.

Ә сез мәктәпкә әзерме?
Ә сез мәктәпкә әзерме?

Әлеге чор – күп кенә ата-аналарның базар-кибетләрдә йөри торган вакыты. Без дә Борай авылы базарында һәм кибетләрендә йөреп чыгып, баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә чыгачагын исәпләдек.

 Гадәттә, һәр ата-ана мәктәпкә кирәк-яракларны җәйнең икенче яртысында ала башлый. Чөнки, беренчедән, җәйнең беренче яртысында кемдер авылда, әби-бабайда кунакта, кемдер җәйге лагерьларда була. Икенчедән, җәй көне балалар буйга да, аяк табаннары да күзгә күренеп үсеп китә. Алданрак алып куйган өс-башлары, аяк киемнәре яңа уку елы башланганда кечерәергә дә мөмкин. Өченчедән, җәйнең икенче яртысында формалар һәм мәктәпкә кирәкле башка кием-салымнарның яңа коллекцияләре чыга, шушы вакытта сайлау мөмкинлеге күбрәк була.

Формалар сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Чөнки формаларның төс-кыяфәтләре дә, аларга карата таләпләр дә төрле булган кебек, бәяләрдә дә төрлелек бар. Базарларда өчле костюмны (чалбар, пиджак һәм жилет) 2000 сумга да табып була. Тик баласына уңайлы, сыйфатлы һәм матур форма сайларга теләгән ата-ана кыйммәтрәгенә өстенлек бирә торгандыр. Мөмкинлегенә карап, әлбәттә. Базарларда иң кыйммәт дигән форма 3000 сум торса, кибетләрдә –  2850-3850 сум тирәсе. Пиджак эченнән кияргә берничә күлмәк тә кирәк булачак. Аларның бәяләре базарда 400 сумнан башланса, кибетләрдә – 450 сумнан 800 сумга җитә.

Кызларга сарафан, блузка һәм итәкләр сайлау мөмкинлеге күбрәк тә әле. Базарларда сарафан 800-1300 сум тора, кибетләрдә 1800-2000 сумлыкларын очратырга туры килде. Блузкаларның хакы 600 сумнан башланып 1200 сумга җитә. Район мәгариф бүлеге карары  буенча  укучыларның  бердәм мәктәп формасы булуны исәпкә алганда, аларның хаклары размерына карап: бомбер – 2400 сумнан, чалбар белән галстук – 3200 сум, сарафан – 2400 сумнан, итәк белән бомбер бергә – 5000 сумнан башланалар.

Форма әзер булгач, балага рюкзак сайларга да мөмкин. Аны баланың буена карап алырга тырышыгыз. Ул артык зур да, кечкенә дә булмасын. Эчендәге бүлемнәре берничә булса – яхшы. Китап, дәфтәр өчен аерым, ә пенал, буягычлар өчен аерым булса әйбәт. Шулай ук сулы шешә куя торган бүлеме булса да начар түгел.

Рюкзакларның бәяләренә килгәндә, базарда алар 1400 сумнан башлана. Дөрес, 500 сумга да табарга мөмкин, тик аның сыйфаты начар. Хәзер күп ата-ана ортопедик аркалы, янып тора торган маяклары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакларга өстенлек бирә. Аларның бәяләре кибетләрдә 7-8 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ә базарда ортопедик аркалы, каты тышлы җиңел сумкалар 2500-3000 сум тора.

Форма һәм рюкзак алгач, башка кирәк-яракларны да әзерләргә мөмкин. Базарларда спорт костюмнары 1000-1500 сум торса, кибетләрдә  дә хакы бик күтәренке түгел, 1200-2000 сум тора. Моннан тыш, шорты белән футболка да алып куярга кирәк булачак. Аларны 500 сумга табарга мөмкин.

Иң күп кирәк нәрсә ул аяк киемедер, мөгаен. Бәйрәм көнне киеп барырга – ботинка, алмаш аяк киеме, физкультура дәресенә кеды һәм кроссовки алсагыз яхшы. Базарда кедылар 450 сумнан башлана. Ә кроссовкилар 950-1200 сум тирәсе. Базарда ботинканың бәясе – 1500 сум. Кибеттә 2500 сумга кадәр. Кызлар өчен туфлиләр малайларныкына караганда 200-300 сумга кыйммәтрәк.

Әлеге төп кирәк-яраклардан тыш, кызларга – бантик, колготки, малайларга галстук, каеш та кирәк булачак. Бантиклар хакы 80-160 сум булса, галстук белән каешлар хакы бер тирәдә, 180-300 сум.
Рюкзакта нәрсәләр булырга тиеш?

Рюкзакта дәреслекләр, пенал, китап һәм дәфтәр тышлыклары, ручкалар, каләмнәр, линейка, альбом, буягычлар һәм кисточка булырга тиеш. Дәфтәр, канцелярия товарларын шулай ук алдан алып куярга ашыкмасагыз була, дип киңәш итә өлкәнрәк сыйныф укучыларының әти-әниләре. Кайбер укытучыларның үз таләпләре дә булырга мөмкин. Хәзер кибетләрдә кытлык юк, кирәкмәгән әйбер алганчы, белеп алуың хәерле.

Мәктәп формасы – 2000-6000 сум
Ак күлмәк – 450-1200 сум
Галстук – 300-500 сум
Ботинка – 950-2000 сум
Сарафан – 800-2000 сум
Итәкләр – 400-900  сум

Блузка – 800-1500 сум
Туфли – 1000-2500 сум

Спорт формасы – 1000-2000 сум
Спорт аяк киеме – 500-1700 сум
Рюкзак – 950 -8000 сум

Пенал – 120 -350 сум

Көндәлек – 120 – 400 сум

Дәфтәр  12б. – 7-8 сум;

                18б. – 10-12 сум;

                24б. – 12-15 сум;

                48б. – 45 -60 сум;

Предметлар  өчен дәфтәрләрнең хакы  45 сумнан башлана.

Дәфтәрләр өчен тышлык – 40 - 60 сум

Китаплар өчен тышлык – 70-120 сум

Ручкалар – 15-120 сум

Гади карандашлар – 10-30 сум

Төсле  карандашлар – 60-250 сум

Бетергеч – 20,30,40... сум

Линейка 25 сумнан башлана(озынлыгына карап)

Рәсем ясау өчен альбом – 43-190 сум

Буяулар – 105-230 сум

Фломастерлар – 50-240 сум

Пластилин – 80-150 сум

Төсле кәгазь – 60-170 сум

Төсле картон – 100-250 сум

Җилем – 50-120 сум

Беренче сентябрьгә чәчкәсез барып булмый бит инде. Бакчада үзең үстергән чәчкәләрең булса бик әйбәттә соң,әмма кемнең андый мөмкинлеге юк, чәчкәләр кибетеннән сатып алырга туры киләчәк. Монда да чәчкәләр бәйләме 650 сумнан башлана.  Иң кыйбаты 1800 сумга төшә.

Кыскасы, баланы мәктәпкә әзерләү  өчен гомүм хакын үзегез чутлап чыгарыгыз. Монда, әлбәттә, һәр кеше үз теләк-мөмкинлекләреннән карый. Иң мөһиме – яңа уку елы хәерле булып килеп, балаларыбыз исән-сау булып, яхшы билгеләр белән сөендерергә язсын иде.

Ә сез мәктәпкә әзерме?

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: