Мәгариф
25 Май 2022, 09:55

“Соңгы кыңгырау”, соңгы чыңлау

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә унберенче сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады, тантаналы линейкалар үтте. Шушы көннән башлап Каенлык мәктәбенең биш укучысы олы тормышка аяк басачак.

Фото: Гульназ Хузина  “Соңгы кыңгырау”, соңгы чыңлауФото: Гульназ Хузина  “Соңгы кыңгырау”, соңгы чыңлау
“Соңгы кыңгырау”, соңгы чыңлауФото:Фото: Гульназ Хузина

Алар өчен соңгы кыңгырау  – зур вакыйга. Бер үк вакытта дулкынландыргыч, шатлыклы һәм моңсу көн, чөнки мөһим вакыйгаларга, кыйммәтле ачышларга, күңелле һәм әһәмиятле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калган. Киләчәк казанышларга һәм уңышларга беренче адым ясалган инде, алда – киләчәк һөнәри һәм тормыш юлын сайлау турында җитди, җаваплы карарлар кабул итү вакыты.

Каенлык мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев котлады. Ул барлык балаларга үз-үзләренә ышаныч, куелган максатларга ирешүләрен теләде. Белем йортының директоры Ранис Йөзлекаев, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, беренче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Беренче класс укучылары да мәктәпне тәмамлаучыларга бүләк итеп әзерләгән шигырьләрен сөйләде. Балачак һәм мәктәп стеналары белән хушлашырга вакыт җитте. Әмма аңарчы кичәге укучыларга белем бирүнең иң катлаулы этапларының берсен – дәүләт имтиханнарын узарга туры киләчәк.

Бу сынауны уңышлы башкарып чыгуларына ышанабыз. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары!

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас