Каенлык урта мәктәбендә шундый укучыларның берсе – Дилара Ситдыйкова. Ул 7 сыйныфта укый. Укуда да алдынгы, туган мәктәбе өчен район, республика олимпиадаларында да уңышлы чыгыш ясый. Дилара шулай ук спорт белән шөгыльләнә, аның яраткан спорт төрләре – волейбол, чаңгыда шуу. Ул – максатчан кыз, куелган бурычларга һәрвакыт ирешә. Аның хыялы – медицина университетына укырга керү һәм табиб булу. Хыялларының тормышка ашуын телибез.
Әйе, уңышка ирешүнең юллары җиңел түгел. Бары тик зур тырышлык нәтиҗәсендә генә алдыңа куйган максатка ирешү мөмкин. Һәрьяклап алдынгы укучылар киләчәктә дә сынатмаслар, яңадан-яңа үрләр яуларлар.