Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 март 2022, 15:20

Патриотлар тәрбиялибез

Каенлык мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә.Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш ветераннарының тол хатыннарына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә.

Патриотлар тәрбиялибез
Патриотлар тәрбиялибез

Айлык тантаналы төстә 23 гыйнварда башлана. Аның барышында план эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган Хәтер дәресләре уздырыла, аларга әфган сугышында катнашучылар чакырыла. Ватан сакчылары көненә чаралар әзерләнә. Шулар арасында мәктәп спорт залында узган иң күңелле чараларның берсе булып “Ягез әле, егетләр” ярышы булган. Биредә 30дан артык егет төрле спорт ярышларында үзләрен сынап карый алган.
Физкультура укытучысы Ансаф Шакиров бу чараны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырган. Шулай ук урта сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» уены уздырылган. 15 февральдә айлык кысаларында патриотик җыр фестивале булган. Батырлык дәресләрендә әти-әниләр, шул исәптән армия сафларында хезмәт итүче солдатларның әниләре дә катнашкан.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: