Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 март 2022, 15:15

Мәктәп яшәсә, авыл яши

Район үзәгеннән еракта урнашкан Каенлык урта мәктәбе турында сөйләрлек сүзләр, яхшы хәбәрләр бихисап. Биредә бүгенге көндә 129 укучы белем ала, 21 укытучы эшли. Колай һәм Кушманак мәктәпләре филиаллары, Каенлык һәм Кушманак балалар бакчалары да шушы мәктәпкә караган. Әлеге вакытта тирә-як җиде авыл балалары биредә белем ала.Укучылар автобус белән йөртелә. Иртән авылларыннан барып алып, дәрестән соң авылларына итеп куела. Белем алу өчен хәзерге вакытта бер киртә дә юк. Тик теләк кенә кирәк.

Мәктәп яшәсә, авыл яши
Мәктәп яшәсә, авыл яши

Мәктәп – белем һәм тәрбия бирү чишмәсе. Тәрбия бирү – бик катлаулы һәм җитди, туктаусыз бара торган процесс. Ул кешенең гомер дәвере буйлап дәвам итә. Тәрбиянең иң кирәклесе, төп өлеше балачак, мәктәп чорына туры килә. Ә мәктәптә баланың 11 ел гомере уза. Ләкин тәрбияне мәктәпкә генә кайтарып калып булмый. Тәрбиянең нигезендә рухи, әхлакый, сәламәт, физик яктан үсеш алган шәхес тәрбияләү тора. Бала күңеле язылмаган кәгазь бите кебек. Шул җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләр”ен салу мәктәп, ата-аналар, әйләнә-тирә мохит, җәмгыятебезнең бердәм булып эшләвеннән тора. Без авыл җирлегендә яшибез. Мәктәбебездә барлык бәйрәмнәр дә зур итеп уздырыла. Әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла. Балалар өлкәннәргә, сугыш ветераннарына булышалар, бәйрәмнәргә чакыралар. Күптән түгел хәрби-патриотик айлык кысаларында бик күп хәрби чаралар оештырдык. Әйе, авыл мәктәбе һәрвакытта да гөрләп тора. Ул хәзер шәһәр мәктәбеннән аерылмый: кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган зур уку бүлмәләре, күпчелек классларда проекторлар, интерактив такталар, компьютер бүлмәләре, спорт залы, футбол, хоккей мәйданчыклары, зур китапханә, ашханә, актлар залы бар. Күптөрле түгәрәкләр эшләп килә.
Бугенге көндә балалар интернет, мультимедиа, видео аппаратларын иркен куллана беләләр. Укытучы хәзер укучыларга иптәшләрчә карарга өйрәнергә тиеш. Хәзерге заманда балаларга балык тотып бирергә түгел, балык тотарга өйрәтеп “кармак” бүләк итү кирәк.
Мәктәпне тәмамлаучы укучы иҗтимагый яктан актив, җаваплы кеше, заманча тормышка җайлашу өчен, билгеле бер дәрәҗәдә тормыш тәҗрибәсе булган шәхес булып чыгарга тиеш. Бездә бу шартлар үтәлү өчен барлык мөмкинчелекләр дә бар. Авыл мәктәбендәге тәрбия эшчәнлегенең өстенлекләре дә бар. Укытучылар укучыларны мәктәптә генә түгел, мәктәптән тыш та һәрвакыт күз уңаенда тота. Аларның ни белән шөгыльләнүен, кемнәр белән аралашуын, гаиләсенә мөнәсәбәтен, уй-фикерләрен белеп тора. Укытучылар укучылар һәм ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә булып эшли һәм яши. Шундый ысул кулланганда гына без яшь буынны илебез өчен кирәкле гражданнар итеп үстерә алабыз.
Мәктәпсез авыл ул айсыз мәчет сыман. Авыл мәктәбе язмышы турында сөйләгәндә, без нигездә бөтен авыл язмышына кагылабыз. Авылда мәктәп – гади белем бирү оешмасы гына түгел, ә хөкүмәтнең тормыш тәртибе, мәдәни, рухи үзәге, авыл тормышы үсешенең көчле факторы. Яхшы мәктәп – яхшы авыл дигән сүз! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү–көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Шуның өчен безнең максат – аны әйләнә-тирә мохитның рухи, иҗтимагый үзәгенә әйләндерү, кече ватаныбызның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен үстерү. Ләкин шул ук вакытта укучыларга көчле, тулы белем бирү. Бу белемнәр аларга алдагы тормышларында дөрес юл табарга булышырга тиеш.
Ранис Йөзлекәев,
мәктәп директоры.

Автор:
Читайте нас: