Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2022, 14:45

Киләчәк инициативалы яшьләр кулында

Бүген, 18 февраль көнне, Башкортстан Республикасы муниципаль белем бирү учреждениеләре укучылары инициативасына нигезләнгән инициативалы бюджетлаштыру проектын тормышка ашыру кысаларында Борай өченче санлы мәктәбендә социаль проектлар конкурсы үткәрелде.

Киләчәк инициативалы яшьләр кулында
Киләчәк инициативалы яшьләр кулында

Чарада Башкортстан Республикасы Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыханов, Башкортстан Республикасы фәнни-мәгариф үзәгенең Идарә компаниясе директоры урынбасары Ирина Буренина һәм баш белгечләре Леонид Мадеев, Антон Таргановлар катнашты. Ирина Буренина проект төзү темасы буенча мастер-класс күрсәтте. Артабан республика вәкиле хөкеменә укучылар тарафыннан 5 проект тәкъдим ителде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: