Мәгариф
17 февраль 2022, 04:38

Ел укытучысы бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

16 февраль көнне Борай өченче урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2022" конкурсының муниципаль этабының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Ел укытучысы бәйгесенең җиңүчеләре билгеләндеЕл укытучысы бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде
Ел укытучысы бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

Конкурс дистанцион форматта үтте, анда барлыгы 11 укытучы катнашты. Беренче турда укытучылар үз фәне буенча ачык дәресләр күрсәтте.
Икенче турда исә педагоглар үзләре белән таныштырдылар һәм осталык дәресләре күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
- «Ел укытучысы – 2022» Зарипова Илмира Равил кызы, Борай беренче урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы,
- «2022 ел яшь укытучысы» Нурисламова Айсылу Флүр кызы, Кәшкәләү төп белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы,
- "Башкорт теле ел укытучысы – 2022" – Мөнирова Альмира Хәләс кызы, Таңатар төп белем бирү мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы,
- "Татар теле ел укытучысы – 2022" – Исламова Гүзәл Рим кызы, Чалкак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Гимназиянең математика укытучысы Махиянова Илмира Мулланур кызы һәм өченче мәктәпнең физик культура укытучысы Шаехов Марат Мәүлитҗан улы – «Ел укытучысы – 2022», Яңа Тазлар урта мәктәбенең география укытучысы Әгъләмова Айгөл Шамил кызы "2022 ел яшь укытучысы" номинацияләрендә призерлар дип табылды.

Автор:Гөлназ Мирхәйдәрова, район мәгариф бүлеге методисты
Читайте нас