Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 ноябрь 2021, 10:20

Борайлылар сынатмый

Укытучы – ул үз тәҗрибәсен һәм белемен тапшыручы кеше. Ул һәрвакыт үрнәк булып калырга тиеш.

Борайлылар сынатмый
Борайлылар сынатмый

Укытучы булу җиңел түгел. Бу һөнәр зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Чын укытучылар заман белән бергә атлыйлар, белемнәрен даими тулыландырып торалар һәм үсүдән туктамыйлар. Борайда туып-үсеп, беренче санлы урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән Бөре педагогия институтына юлланган Венера Мифтахова да нәкъ шундыйлардан. Бигрәк сабый килеш әтисез калган кыз, абыйсы Марат һәм әнисе Зөләйха ханым тәрбиясендә тормыш авырлыкларын тоеп, хезмәттә чыныгып үсә. Белемгә омтылучы кыз югары белем алу белән хезмәт юлын Сургут шәһәрендә информатика укытучысы булып башлап җибәрә. Бар тырышлыгын, белемен кулланып эшли ул. Кыска гына вакыт эчендә квалификациясен күтәрә, югары категорияле укытучы исеменә лаек була. Шул ук вакытта мәктәптә информатика укытучыларының методик эш буенча җитәкчесе дә була. Артабан гомум шәһәр берләшмәсенең җитәкчесе итеп сайлана, аннары лицей директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Болардан тыш Венера Фәндәвис кызы – “Мәгарифтә информацион технологияләр куллану” буенча һөнәри осталык күтәрү курслары преподавателе дә. Төрле җәмәгать эшләрендә, конкурсларда үзе дә, укучылары актив катнашып, бик күп призлы урыннар, Мактау грамоталары яулыйлар. Борай кызы шәһәр телевидениесендә дә еш чыгыш ясый. Әле күптән түгел намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен РФ Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.
25 яшендә тол калып, ике сабыен ялгыз үстереп, белем биреп олы тормыш юлына бастырган Зөләйха ханым да балаларының уңышына сөенеп бетә алмый. Аны кызы эшләгән лицейга еш кунакка чакырып торалар. Язмамны тәмамлап шуны әйтәсе килә, хезмәтне хөрмәтләгән кеше беркайда да югалмый, үз юлын таба.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: