Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 октябрь 2021, 09:14

Иң яхшы укытучылар билгеләнде

Һәр елны Укытучылар көне уңаеннан республиканың иң яхшы педагоглары өчен тантаналы чаралар оештырыла.

Иң яхшы укытучылар билгеләнде
Иң яхшы укытучылар билгеләнде

5 октябрь көнне педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика Башлыгы  Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга 690 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Район укытучылар арасыннан быел грантка гимназиянең химия укытучысы Әнисә Мортазина,  Борай беренче санлы урта мәктәбенең химия укытучысы Алсу Ямурова, тарих укытучысы Гөлназ Закирова, математика укытучысы Лидия Әхмәтдинова, өченче санлы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнара Хөсниярова лаек булдылар.

Ә аннан алдагы көнне, 4 октябрьдә,  Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында «Иң яхшы рус һәм башкорт телләре укытучылары һәм преподавательләре – 2021» республика конкурсында җиңгән  укытучыларны тәбрикләү тантанасы үтте. Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата премиясенә 50 укытучы лаек булды. Әлеге конкурс 2007 елдан башлап үткәрелә. Башкортстан Республикасы Милли мәгарифен  үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы башкорт һәм рус телләренең  укытучыларына һәм преподавательләренә акчалата бүләк бирелә.

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, министрның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин котлады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 50 иң яхшы башкорт һәм рус телләре  укытучылары арасында Борай беренче санлы урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Усаева һәм Яңа Тазлар урта мәктәбенең рус һәм әдәбияты укытучысы Ирина Фәметдинованың да булуы безнең өчен зур сөенеч. Алар 50 мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар.

Котлыйбыз сезне, укытучылар! Афәрин!

Иң яхшы укытучылар билгеләнде
Иң яхшы укытучылар билгеләнде
Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас в