

“Brain-puzzle “СОТЫ”– ул заманча мәктәп проекты кысаларында иң яхшы педагогик тәҗрибәне диссеминацияләүгә юнәлтелгән биш коммуникацион-белем бирү мәйданчыгы. Марафон Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Уңыш, белем, осталык, мөмкинлекләр территорияләрендә үзләренең һөнәри осталыкларын 13 команда тәкъдим итте. Беренче мәйданчыкны ачу хөрмәтенә БР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм сәламәтлек саклау кафедрасы өлкән укытучысы Рәмилә Шәфигуллина һәм район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Чараның икенче өлешендә һәр команда белем һәм осталыкта көч сынашты. Киеренке көрәш барышында, әмма шул ук вакытта жюри һәм залның бердәм карары белән, өч финалист билгеләнде. Бөре шәһәре педагоглары – 3нче, Дүртөйле командасы – 2нче, Нефтекама шәһәре командасы 1нче урынны яулады. 13 команданың барлык әгъзалары да “Brain-puzzle СОТЫ” республика педагогик марафонында катнашучы сертификатларын алдылар.
Безнең район данын укытучылар Әнисә Мортазина, Гөлнара Хөсниярова, Эльмира Зарипова, Гөлназ Закирова, Илсөяр Әхмәтзакирова яклады. Призлы урынга лаек булмасалар да, аларның һәркайсысы үз эшенең остасы, яхшы педагог, балаларның чын дусты.
Марафончылар чараны югары дәрәҗәдә оештырып үткәрүдә зур көч салган район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафинга зур рәхмәтләрен белдереп, Рәхмәт хаты тапшырдылар.