

Белем көне тантанасында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм башка җитәкче белгечләр катнашты. Район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы барлык укучыларны да бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.
– Бу һәрберебез өчен уртак бәйрәм, чөнки барыбыз да балачак иленнән мәктәп аша олы тормыш юлына аяк басабыз. Мәктәп елларындагы якты хатирәләр безне гомер буена озата бара. Укучыларга яңадан-яңа уңышлар, укытучыларга түземлек, барчабызга да сәламәтлек телим, – диде ул һәм бүләкләрен тапшырды.
Артабан район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин педагогларны һәм укучыларны котлап, мәгариф системасын камилләштерү буенча зур эшләр башкарылуы, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелүе, яхшы белем алу өчен уңай шартлар тудырылуы, яңа технологияләр кулланылуы, укытучыларның һөнәри осталыгы камилләшүе турында әйтеп китте.
Шулай ук ул Бадрак урта мәктәбенә дә “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында яңа, заманча җиһазлар кайтарылачагын ассызыклады.
Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков та үзенең җылы тәбрикләү сүзләрен җиткереп, беренче сыйныф укучыларына бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы линейка беренче сыйныф укучыларының чыгышлары белән тулыландырылды. Матур, дулкынландыргыч тантанада беренче дәрескә кыңгырау чыңын бирү хокукы белем иленә тәү тапкыр аяк баскан Ралина Сәмигуллина белән 11нче сыйныф укучысы Булат Гыймалтдиновка бирелде.
Яңа уку елында уңышлар юлдаш булсын сезгә, укучылар!