Мәгариф
6 август 2021, 07:05

“Танып”та балаларның шат авазы

Җәйге каникуллар – ял һәм күңел ачу, яңа тәэссоратлар алу вакыты. Нәкъ менә җәй көне, өч айга дәреслекләрне, мәктәп формасын читкә куеп, җылы, кояшлы көннәрнең рәхәтлеген татып калырга, дуслар белән аралашырга була. Безнең районда да июль башыннан “Танып” балалар ял лагере ишекләрен ачты.

“Танып”та балаларның шат авазы“Танып”та балаларның шат авазы
“Танып”та балаларның шат авазы

Хәзерге вакытта лагерьда иҗади юнәлештәге смена эшли. Исеме үк әйтеп тора: вожатыйлар көн саен балалар өчен аларның иҗади потенциалларын үстерүгә ярдәм итүче төрле чаралар оештыра. Лагерьда шулай ук төрле түгәрәкләр эшли, бию һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр балалар арасында аеруча популяр. Без барганда өлкән вожатый Әнисә Мортазина “Мунча көрәше” дигән күңелле дә, мавыктыргыч та чара үткәреп ята иде. Биредә ял итүчеләр чарада бик нык кызыксынып катнаштылар, кичкә чынлап та мунча керү бәхетенә ирештеләр.
Лагерьда COVID-19 профилактикасының барлык чаралары да үтәлгән. Быел балаларның әти-әниләренә һәм туганнарына лагерьга керү тыела, балалар алар белән телефон аша гына аралаша ала. Шулай ук вожатыйлар, үз сменалары вакытында лагерьдан читкә чыкмыйча, балалар белән бер бинада торалар. Биредә 23 хезмәткәр эшли, аларның һәммәсе дә коронавируска каршы прививка ясаткан. Шәфкать туташы Эльвера Гәрәйханова көненә ике тапкыр ял итүчеләрнең тән температурасын һәм кан басымнарын тикшереп тора. Чараларны тәҗрибәле вожатыйлар да, студентлар да үткәрә. Булачак педагоглар Диана Камалова, Гөлназ Туктамышева, Богдан Янгиров, Рөстәм һәм Айназ Гыйндуллиннар мәктәптә дә һәрвакыт активист булганнар, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен хәтта кайберләре балалар лагерена юллама белән дә бүләкләнгәннәр. Анда аларга бик ошаган, алар бу атмосферага кабат вожатый сыйфатында чумарга карар иткәннәр. Төрле конкурслар, уеннар, бәйгеләр малайлар һәм кызларның талантларын ачарга ярдәм итә. Тәрбиячеләр һәм педагог-оештыручы лагерь начальнигы Светлана Шуварова белән берлектә алдан ук һәр көнгә эш планы төзеп куйды. Анда саф һавада волейбол, пионербол, футбол кебек хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары, сәламәтлек минутлары һәм башкалар каралган. Аларның һәркайсысы балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм мавыгуларын исәпкә алынып үткәрелә. Балалар лагерьда төрле яктан файдалы ял алалар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас