Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2021, 16:30

Катгый таләпләр куелды

Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Катгый таләпләр куелды
Катгый таләпләр куелды

9-10 август көннәрендә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары  Гемир Нуртдинов, БРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова, район мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Мирхәйдарова һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре  мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

Чараның максаты, беренче чиратта, балаларның дәүләт учреждениесендә имин булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Районның барлык мәктәп, балалар бакчаларында булып, белем бирү учреждениеләре торышын,  юлларының хәвефсезлеген, территорияләрнең чисталыгы, биналарның һәм бүлмәләрнең төзеклеге, янгын хәвефсезлеге һәм террорчылыкка каршы тору таләпләренең үтәлеше кебек мөһим мәсьәләләргә басым ясалды. Спорт мәйданчыгы, урамдагы спорт снарядларының ныгытылуы, территориядә һәм мәктәп эчендә ремонт һәм төзелеш эшләре төгәлләнүе, «хәвефсезлек кнопкасы» эшенең төзеклеге, мәктәп инвентаре хәвефсезлеге, мәктәп ашханәсе эшенә әзерлек тикшерелде. Комиссия һәрнәрсәне энә күзеннән үткәреп, катгый таләпләр куйды. Тикшерү комиссиясе барлык шартларга да канәгать калмады, аерым җитешсезлекләргә игътибар итеп, аларны бетерү срогын билгеләде.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: