Новости
16 апрель 2021, 14:00

Интеллектуаль квест

Бүген, 16 апрельдә, гимназиядә "Табигать фәннәре дөньясында" исем астында муниципаль күләмдә интеллектуаль квест узды. Анда гимназия, беренче һәм өченче мәктәп, укытучылар командасы катнашты.

Дүрт команда биология, физика, география һәм экология, астрономия, химия кабинетларына нәүбәт буенча йөреп, шул фәннәр буенча соруларга җавап бирде, тәҗрибә мәсьәләсендә дә үзләренең белемен күрсәтте, мөмкин булган 100 балл җыярга тырышты. Сигезенче, тугызынчы һәм унынчы класслардан икешәр укучы команда тәшкил итеп, көчергәнешле акыл уены күрсәтте. Белем тирәнлеген, фәнгә сөюне ачып салды алар. Укытучылар командасында әлеге мәктәпләрдән һәм мәгариф бүлегеннән педагоглар да квестта табигать фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен күрсәтте. Квестта катнашучыларны гимназия директоры Алик Усаев сәламләп, уен барышында уңышлар теләде.
Гимназиядә әлеге чара табигать фәннәре буенча декадник кысаларында үтеп, "Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу" һәм "Русиядә фән һәм технологияләр елына" багышланды.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас