Юлларда игътибарлы булыйк!
БР территориясе буенча 2017 елның 6 аенда балигъ булмаганнар белән 178 юл-транспорт вакыйгалары теркәлгән. Аларда 10 бала һәлак булган һәм 185 балигъ булмаганнар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Юл һәлакәтләренең 78 очрагы пассажир балалар катнашлыгында теркәлгән. Анда 8 бала һәм үсмер һәлак булган, 85е травма алган. Бу аварияләр күпчелек очракта өлкәннәрнең гаебе буенча эшләнә. Өстәвенә, велосипед һәм скутерлар белән балигъ булмаганнар идарә итеп, аларның һәлак булулары да теркәлгән. Шул сәбәпле, агымдагы елның 14 августыннан 13нче сентябренә кадәр район буенча ЮХХДИ бүлеге “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы үткәрә. Аның максаты юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм кисәтү булып тора.