Коткаручылар баланы дүрт тәүлек эзләде.
27 майда Туймазы районында Өсән елгасы ярында 10 яшьлек малай бауда атынганда суга егылып төшә.
4нче сыйныф укучысы бирегә дуслары белән "тарзанка"да атынырга килгән була. Көчле агым белән күз ачып йомган арада югалган баланы эзләүләр дүрт тәүлек барды.
30 майда малайны эзләүгә Уфадан коткаручылар да кушылды.
Баланың гәүдәсе бүген авылга керә торган басмадан бер чакрым ераклыкта табылган.