Совет утырышы үтә
19 гыйнварда район мәдәният йортының зур залында IV чакырылыш муниципаль район Советының 14нче утырышы үтә. Анда Совет депутатлары, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп һәм мәдәният йортлары директорлары, балалар бакчалары һәм китапханәләр мөдирләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, эшкуарлар, полициянең төбәк вәкилләре, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, авыллар старосталары, дини һәм җәмәгать оешмалары, сәяси партияләр вәкилләре чакырыла.