Новости
26 Января 2017, 13:50

Яңа проект тормышка ашырыла

26 гыйнварда 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Урындагы мәдәният йорты” партия проектын тормышка ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары үтә.

2016 елның декабрь аенда “Бердәм Русия” сәяси партиясе театрлар, мәдәният йортлары, парклар һәм йорт алларын тµзекләндерүгә юнәлтелгән берьюлы дүрт яңа проектның старт алуын игълан итте. 14 гыйнварда Уфада “Урындагы мәдәният йорты” проекты буенча эшлекле киңәшмә үтте. Анда партия проектында катнашу µчен сайлап алынган районнар катнашты. Быел республикага 34 объектның матди-техник базасын ныгыту максатында 46 млн. сум юнәлтелгән. Проект µч ел дәвамында тормышка ашырылачак. Аның координаторы – Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова. Финанс ярдәменә мохтаҗ урындагы мәдәният йортларын барлап, киләсе ел µчен заявкаларны хәзердән үз әзерли башларга кирәк. “Бердәм Русия” партиясе акчаның тиешенчә бүленүенә күзәтчелек итүче орган ролен үтәячәк. Һәр объектка 1 млн. сум чамасы акча бүленә.

Читайте нас