Новости
8 Декабря 2016, 13:49

Коррупция белән көрәш һәрвакыт актуаль

9нчы декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләнә. Бу көнне 2003 елда БМО илләре коррупциягә каршы Конвенциягә кул куйды. Әлеге документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәт бирү, бюджет чыганакларын урлау, коррупция юлы белән табылган акчаларны юуны җинаять дип танырга куша. Русия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куя.

Коррупция – ул биләгән вазыйфаңнан мәкерле максатта файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу һәм үзеңә табыш алу өчен урыныңнан файдалануга кагылышлы башка эшләр.

Бу күренеш белән көрәш эшкуарлыкны үстерү, уңайлы инвестицион климат булдыру, гадел бизнесны яклау һәм күләгәдәге икътисад өлешен киметү өчен актуаль булып кала.

Агымдагы елда район прокуратурасы коррупциягә бәйле 35 закон бозу очрагын ачыклады. Аларны бетерү максатында 14 протест, 18 юллама кертелде, нәтиҗәдә 24 вазыйфалы зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, 1 дәгъвалы гариза судка юлланды. Коррупцион җинаять өчен ике кеше җаваплылыкка тарттырылды.

Коррупция күренешенә тап булган гражданнар район прокуратурасына мөрәҗәгать итә ала.

Д.Идрисов,

район прокуроры.
Читайте нас