Новости
1 Декабря 2016, 08:08

Гаризаны электрон рәвештә бирергә мөмкин

Бүгенге көндә илдә мәгълүмат җәмгыяте булдыру чикләрендә дәүләт идарәсе өлкәсенә мәгълүмат технологияләре кертү, шул исәптән электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәвам итә. “Дәүләт хезмәтләре” бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) гражданнарга өйдән чыкмый гына электрон рәвештә гаризалар бирү мөмкинлеген ачты.

Добавить в предпочтительные источники Google

Андый гаризалар миграция хезмәтендә дә кабул ителә. Портал аша Русия һәм чит ил паспорты рәсмиләштерергә, яшәгән урында, барган урында теркәлергә һәм исәптән төшәргә, төрле белешмә алырга була.

Бүлеккә бер тапкыр әзер документ артыннан гына килергә туры киләчәк, документларның оригиналлары күрсәтелгән очракта дәүләт хезмәте бик кыска срокларда башкарыла.

Чит ил паспорты алу өчен Бөре яисә Уфа шәһәренә ике тапкыр барырга туры киләчәк – документларны илтергә һәм барып алырга. Борай районы миграция хезмәтендә чит ил паспорты рәсмиләштерелми.

А.Гатауллин, миграция мәсьәләләре буенча бүлек

начальнигы, полиция майоры.