Медицина
21 Октября , 07:00

Ныклы рухлы табиб

Тормышның үзәген һөнәри камиллек, бөтен нәрсәдә нигезлелек һәм эшчәнлек тәшкил итә. Һәр коллективта да эшнең уңышлы баруын алардан башка күз алдына да китереп булмый торган кешеләр була. Андыйлар гомум эшнең нигезе, терәк-таянычы булып торалар. Борай авылында гомер итүче абруйлы табиб Рәзиф Латыйпов әнә шундый шәхесләрнең берсе.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ныклы рухлы табибНыклы рухлы табиб
Ныклы рухлы табиб

Безнең заманда хезмәт кенәгәсендә нибары бер генә язма булган кешеләр сирәктер, мөгаен. Шундый сирәк кешеләр арасында Рәзиф Ибраһим улы да бар. Бәләкәйдән тор-мышның ачысын-төчесен татып, чыныгу алган егет тиз генә, шома гына медицина институтына барып эләкми. Күпбалалы гаиләдә үскәнгә, аңа нибары 7 класс кына белем алырга һәм эшли башларга туры килә. Әнисе Суфия аны Стәрлетамак төзүчеләр училищесына илтеп укырга кертә. Буйга бик тә бәләкәй авыл малаен күргән директор: “Синең яшең җитмәгән, буен үсмәгән, укый алмассың, – дип гаризасын кире кагырга уйласа да, үз сүзендә торучы Рәзиф: “Я еще подросту”, – дип укырга кала. Тырыш, белем алырга омтылган малай укуын гел “5” билгесенә тәмамлап, заводта хезмәт юлын башлап җибәрә. Беренче хезмәт хакы аны бик тә борчылдыра, чөнки ул аның ярты стипендиясеннән дә азрак була. Шуңа ул, ике дә уйлап тормый, уналты яшендә себер якларына төзелеш эшенә чыгып китә. Бик авыр шартларда эшләргә туры килә аңа. Шулай булса да сабыр, эшсөяр Рәзиф Ибраһим улы унсигез яше тулганчы ике ел биредә намуслы хезмәтен сала. Унсигез яше тулыр тулмас килеш аны армия сафына алып китәләр. Балтыйк буендагы сак отрядында өч ел хезмәт итә. Хәрби бурычы срогы тулгач, намуслы солдатка командиры биредә калырга тәкъдим ясаса да, Рәзиф туган ягына тартыла. Ул “Сак отличнигы” значогы белән бүләкләнеп, Борайга кайтып төшә һәм хезмәт юлын төзүче булып МСОда дәвам итә. Ул вакыттагы җитәкчеләр аның булдыклылыгын, тырышлылыгын күреп, комсомол сәркатибе итеп тәгаенлиләр, коммунистлар партиясе әгъзасы итәләр. Табиб булу теләге армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайткач кына барлыкка килә. Аның нечкә, йомшак күңеле, тыныч, сабыр холкы табиб булып, кеше күңелен дәвалау кирәклеген өстен санап, медицина өлкәсенә әзерлек факультетын үтә. Менә шулай итеп ул медицина институты студенты булып китә.
– Соңлабрак укырга туры килде, – ди әң-гәмәдешем. – Әле генә урта мәктәпне тәмамлап килгән курсташларымнан 10 яшькә өлкәнрәк идем, шунлыктан белемнәрне бер үҗәтлек белән, бирелеп үзләштердем. Студент елларында ике улым туды. Гаиләм алдында, улларым алдында да мин бик җаваплы идем, дипломны бергәләп алдык.
Колхозара төзелеш оешмасында эшләгәндә үк комсорг буларак оештыру сәләте ачылган егет институтта укыган елларында аеруча актив тормыш позициясенә баса. Институтның партком әгъзасы, профком рәисе кебек җәмәгать эшләрендә үзен күрсәтеп өлгергән Рәзиф Ибраһим улы ул елларда республикабызның зур төзелешләрендә катнашкан студентларның төзелеш отряды командиры итеп тәгаенләнә. Аларның отряды Колай авылында дуңгызчылык комплексы төзи. Әмзәдә зур проект нигезендә салына башлаган күпер төзелешендә катнашып, тө-зелеш күрсәткечләр сыйфат белән үтәүләре өчен аларның “Йолдыз” отряды республика буенча беренче урынга чыга. Шуның өчен ул Уфада спорт сараенда узачак алдынгы төзүчеләр слетына чакырыла. Менә шушында барган күңелле мизгелен Рәзиф абый бү-генгедәй исенә алып шатланып сөйли.
– Слет узасы бинага барып кергән идем, коридорда Ленин портреты кадәр зурлыкта минем фотосурәтем тора. Моны күрү белән башта кыенсынып, фотосурәт эленгән стена яныннан шәп-шәп атлап ераккарак киттем, аннары инде бераз төшенгәч, яңадан барып үземә горурланып карап тордым. Минем гомеремнең иң бәхетле мизгеле шушы минутларда булды, – дип сөйли Рәзиф Латыйпов.
Югары нәтиҗәле оештыру эшләре өчен, ул 1976 елда республиканың иң югары бүләге – Башкорт АССРы Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә 1978 ел-да белгечлек дипломы алып, район үзәк дәваха-нәсендә эшли башлый. Эшләгән дәверендә күптөрле бел-гечлекләр үзләштерә. Фтизиатр, кожвенеролог, патологоанатом белгечлекләре буенча эшләп, тәҗрибә туплый, өч дистә елдан артык медицинаның наркология һәм психиатрия кебек четерекле тармаклары буенча төп белгеч була. Бүгенге көндә дә каты чиргә таручыларны балаларга гына бирелә торган җылылыгын, сабырлыгын кушып ихлас дәвалый, рухи яктан да аларга зур таяныч булып тора. Невроз, психик киеренкелек, эпилепсия, шизофрения, атеросклероз кебек бер-беренә охшаш чирләрне авыруларда күрә белү, эзләп табу (дөрес диагноз куя белү) һәм дәвалау, профилактик эшләр үткә-рү – болар һәммәсе дә дәвалаучы табибның көн-дәлек эш нормасы.
Тәҗрибәле табиб хаклы ялда булуына карамастан, әле дә медицина өлкәсендә эшләп, район халкына ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Ныклы холыклы, тө-шенкелеккә бирешмичә, алга атлый белү сыйфаты бизи аны. Ул беркайчан да балтасын суга салып утыра торган кеше булмый. Нинди генә вәзгыять булмасын, аның намуслы, гадел булуы һәрвакыт өскә чыга. Чәчләренә чал төшкән табиб бүгенге көндә тормыш иптәше Илмира Акмал кызы белән матур, парлы картлык чоры кичерә. Шуның белән дә ул үзен бу дөньяда иң бәхетле дип саный.
Намуслы хезмәте, югары әш нәтиҗәләре өчен Рәзиф Латыйпов БР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм төрле дәрәҗәдәге күпсанлы Рәх-мәт хатлары белән бү-ләкләнгән.

 

Автор:Гульназ Хузина