

Чарада район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов катнашып, булачак әниләр каршында чыгыш ясады.
– Бу үзенчәлекле, җылы бәйрәм. Ана булу бик җаваплы. Дәүләт тарафыннан төрле проект кысаларында булачак әниләргә, гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтелә. Сезгә йөклелек чорын яхшы кичереп, исән-сау балалар табуыгызны, аларны лаеклы ул-кызлар итеп үстерүегезне телим, – диде Радик Әнвәр улы.
Чарада намуслы фидакарь хезмәт салучы, йөкле хатын-кызларга ягымлы мөнәсәбәте һәм балалар гомерен саклауга зур өлеш керткән хатын-кызлар консультациясе бүлеге мөдире Ләйсән Галиакбәрова, табиб акушер-гинеколог Заһидә Мифтахова изге теләкләре белән чыгыш ясап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
– Бала тудыру һәр хатын-кыз тормышында гомергә истә кала торган иң зур, иң әһәмиятле вакыйгадыр. Бу бәйрәм сезгә карата хөрмәт күрсәтү көне. Үзегез дә, балаларыгыз да сәламәт, имин булыгыз, – дигән теләкләр юллады Ләйсән Вәсыйгат кызы, булачак әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Рәсми өлештән соң балалар табибы Лилиана Билалова булачак әниләргә бала тугач ниләр эшләргә кирәклеге турында үзенең киңәшләрен видеоролик аша күрсәтеп китте. Йөкле хатын-кызлар мәктәбе буенча да төрле белгеч һәм табибларның киңәшләре белән видеолар каралды. Шулай ук “Гаилә” үзәге психологы Айгөл Низамова булачак әниләр белән утырган җирдән берничә физкультура алымнары эшләтте, яшьләр белән эшләү бүлегенең әйдәүче белгече Лиана Сабирова ана һәм бала турында язылган буклетлар таратты.